Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 февраль 2022, 16:30

Сак булыгыз, балтачлылар, безне караклар сагалый!

Караклар тик ятмый. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкка аңлатма мәгълүмат әзерләнде.

Сак булыгыз, балтачлылар, безне караклар сагалый!
Сак булыгыз, балтачлылар, безне караклар сагалый!

 

Караклар тик ятмый. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкка аңлатма мәгълүмат әзерләнде.

 

* Әгәр сез приз отуыгыз (автомобиль, путевка һ.б.), аны алу өчен акча күчерергә кирәклеге турында СМС-хәбәр алсагыз, шул ук вакытта сез бер төрле дә уйнатуда да яки акциядә катнашмаган булсагыз, бер генә очракта да акча күчермәгез.

 

* Әгәр “Сезнең банк картасы заблокирована. Ашыгыч рәвештә фәлән номерына шалтыратыгыз” дигән текстлы СМС-хәбәр алсагыз, хәбәрдә күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратмагыз. Хәтердә тотыгыз, бер генә банк та мондый СМС җибәрми. Банкның контакт үзәгенең номеры банк картасының әйләнештәге ягында күрсәтелгән.

 

* Әгәр дә музыка, открыткалар, сурәт яки программалар алуга СМС яки ММС хәбәр белән сылтама алсагыз, бу очракта сезгә программа белән тәэмин итүне үз эченә алган вируслар, сезнең мобиль банк белән дистанцион рәвештә каракларга идарә итү яный.

 

* Әгәр сез интернет-кибеттә бик кызыктыргыч бәягә куелган товар күрсәгез һәм аны сатып алу өчен сезне товарның тулы суммасын яки өлешен түләргә кыстасалар, электрон кошелекка, абонент номеры яки банк картасы счетына алдан түләү кертүегезне сорасалар, бу очракта алдакчылар белән очрашуыгыз ихтималы бик зур.

 

* Популяр интернет-сайтларның берсендә мөлкәт сату турында белдерү урнаштырсагыз һәм күпмедер вакыттан соң сезгә сатыла торган милекне сатып алырга теләк белдергән «потенциаль» сатып алучы шалтыратса, залог кертү тәкъдиме белән, аңа шәхси характердагы мәгълүматны (шәхси мәгълүматлар, карта номерлары һ.б.) бирмәгез - бу сезгә зыян гына китерергә мөмкин.

 

* Әгәр сезнең өйдәге яки кесә телефонына билгесез кеше (яки үзен туганыгыз белән таныштырган кеше) шалтыратып: “Сезнең улыгыз полициягә эләккән” яки “Әни, апа, һ. б., мин полициягә эләктем, мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен акча кирәк”, - дисә, паникага бирелмәгез! Кичекмәстән үзегез туганыгыз белән бәйләнешкә керегез, һәм аның белән барысы да тәртиптә булуына инаныгыз. Караклар тәкъдим иткән таләпләрне һич тә үтәмәгез — акчаларны банкомат, түләү терминалы аша күчерү яки акчаны арадашчыларга тапшырып төп башына утыруыгыз ихтимал.

 

* Әгәр теләсә кайсы җәмәгать урынында сезгә үз акчаларын башка шәһәрдән күчерергә кирәклегенә сылтанып, аларны алу өчен якындагы банкта счет ачарга кирәк, яки аларның товары тоткарланган, таможняда кулга алынган, ә аны алу өчен акча кирәк, дип билгесез кешеләр мөрәҗәгать итсә, паспорт мәгълүматларын чит кешеләргә тапшырмагыз. Сезнең мәгълүматлар бары тик җинаять максатларында гына файдаланырга мөмкин!

 

* Әгәр сезгә ишек кагып кереп, счетчикларны тикшерү (алыштыру) максатыннан килгән водоканал, газ-авария хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырсалар, я үзләрен социаль хезмәткәрләр дип танытсалар, кем генә булмасын, билгесез затларга ишек ачарга ашыкмагыз. Үз шәхесләренең һәм вазифаларының дөреслегенә инаныгыз, тиешле таныклыкны күрсәтүне таләп итеп, аны фотога төшерегез. Әгәр дә сез ишекне чит кешегә ачсагыз, бер стакан су алып килү үтенечен үтәмәгез, чит кеше күз уңыннан ычкындырмагыз.

 

*Билгеле бер түләү өчен бөтен сырхаулардан дистанцион рәвештә дәваланырга тәкъдим ителгән тапшыру карагансыз икән, акчаларыгызны телевизор экраннарында күрсәтелгән счетларга күчерергә ашыкмагыз, чөнки сезнең сәламәтлегегез үзгәрешсез калыр, ә акчагызны сезгә беркем дә кире кайтармас. Төрле авыруларны дәвалау өчен күп кенә махсуслаштырылган медицина профильле учреждениеләр бар.

 

УЯУ БУЛЫГЫЗ! ҮЗЕГЕЗНЕ АЛДАУГА ЮЛ КУЙМАГЫЗ !

Мәгълүмат Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан әзерләнде

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: