Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 февраль 2022, 15:41

Күрше Тәтешле районында бер кеше ут төртеп, сөйгәненнән үч алган...

Гаугадан куркып, йорт хуҗасы хатын туганнарына янына качҡан, а көнчел ир... йорт-курага ут төрткән.

Тәтешле районының Гәрибаш авылында теркәлгән бу аянычлы вакыйга. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Хатынга йортка кереп яшәгән ир белән хатын арасында низаг чыга, еш ҡына кырын төяргә яратан ир ул көндә дә ару гына исерек була. Эчүе генә җитмәгән, ир-ат бик көнчел дә икән. Шул нигездә хатынның гомеренә янап, пычак белән селтәнгән. Коты очкан бичарага күрше авылга туганнарына качудан башҡа чара калмаган. Ә ир аңа җенләнеп, үч алу максатында мунча, сарайга ут төрткән. Ут хәтта йортка капкан, ярый әле вакытында күреп калучылар, аны сүндерергә өлгәгергәннәр.

Ә менә мунча, сарайда мал-туар, кош-корт янып һәлак була. Җәмгысы матди зыян 175 мең сумга тиңләшкән. Хәер гаугачы иргә суд алдында җавап бирергә туры киләчәк, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Чыганак

Фото: bizbi.ru

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: