Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 февраль 2022, 16:43

Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе искәртеп узуынча, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак җирләрдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә йөргән җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар мәҗбүри рәвештә булырга тиеш.

Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим
Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим

Эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлене күреп булмый диярлек. Киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар(фликерлар) юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәчәк hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.

Әмма кайбер очракларда фликерлар гына җитәрлек булмый. Бигрәк тә балаларга ике кулда, билдә (киемдә)  hәм рюкзакта яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк. Буе 140 сантиметрга кадәр булган баланың рюкзагына, җиңнәренең өске өлешенә hәм баш киеменә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетегез.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) — ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышындагы ачык ак төскә әверелә торган элементлар.

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар балалар коляскаларына да беркетелергә тиеш.

Хөрмәтле җәяүлеләр, исегездә тотыгыз, хәвефсезлек сезнең үзегездән тора. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткән чакта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланыгыз. Моннан тыш, юл хәрәкәтендә катнашучы балаларга аерым игътибар бирегез.

 

 

Лилия НӘБИУЛЛИНА,

Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы.

Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим
Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: