Балтач районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында искә төшерә: тиешле категориядәге таныклыксыз транспорт чаралары белән идарә итү тыела.
Җаваплылык җитди: транспорт чарасы белән тиешле категориядәге таныклыксыз идарә иткән очракта, ул йөртүче 5000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылыкка тартыла.
Русия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексының 12.7 санлы маддәсенең 2нче өлешендә машина йөртүче транспорт чарасына идарә итү хокукынан мәхрүм ителгән очракта да транспорт чарасын идарә итсә 30 000 сум күләмендә административ штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 100-200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр карала.
Фиргать Нәбиуллин.