Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 гыйнвар 2022, 15:43

Көнтүгешләр проблемасына Иванай авылы халкы да битараф түгел

Быелгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә Көнтүгеш авылында хәл итәсе проблемага иванайлылар да теләктәшлек белдерделәр.

Көнтүгеш авылында яшәүчеләр проект чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә — Көнтүгеш елгасы аша күперне төзекләндерү проблемасын Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган Иванай урта мәктәбе укучылары да хупладылар. Мәктәп күләмендәге спорт чаралары барышында Көнтүгеш авылы халкы күтәргән мәсьәләне яклап чыгыш ясады алар. Укучылар проектның тормышка ашырылуын теләп волейбол ярышы үткәрделәр. Укытучылар коллективы да Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә күпер капиталь ремонтланса, без дә хәвефсез, төзек күпер аша чыгып ял итү максатында Көнтүгешкә бара алыр идек, дигән фикер җиткерделәр.

—Төзек күпернең авыл кешеләре өчен файдасы зур булачак. Без чыгышларын яратып тамаша кылган “Аманат” фольклор төркемендә җырлаучы һәм биюче апаларның хәвефсезлеге өчен дә, гомумән, барлык кешеләр өчен дә төзек күпернең әһәмияте зур. Авылны ике өлешкә бүлгән күпер йөри алмаслык хәлгә килсә, моның нәтиҗәсе коточкыч булачак.  Язгы ташу вакытында почта йөрмәсә, авырган кешеләр медицина пунктына мөрәҗәгать итә алмасалар, тормыш сүнгән, тукталган кебек тоелачак. Без — туган җиребезнең киләчәге. Без яшәгән авыллар төзек, хәвефсез булсын! — ди үсеп килүче буын вәкилләре.

Авыл халкының кәефе, омтылышы — конкурс шартларын уңышлы үтеп, Көнтүгеш елгасы аша күперне төзекләндерү. Бу адым биредә яшәүчеләрнең тормышына яңа сулыш өстәр иде!

Газим Талипов, Игорь Яниев фотолары

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: