Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 гыйнвар 2022, 10:45

Балтачлылар, штрафларыгызны вакытында түләгез

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен элек салынган штрафларны вакытында түләргә кирәклеге турында искәртә.

 Карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә штраф түләмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 статьясының 1 өлеше нигезендә, водительгә түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яный.

Штрафны карар чыгарылган көннән алып 20 көннән дә соңга калмый административ штраф сумманың яртысы күләмендә түләнергә мөмкин.

Лилия Нәбиуллина, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы

Балтачлылар, штрафларыгызны вакытында түләгез
Балтачлылар, штрафларыгызны вакытында түләгез
Автор:
Читайте нас: