Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 гыйнвар 2022, 09:53

Башкортстанда "омикрон" штаммы 23 кешедә ачыкланган…

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте каршындагы коронавирус таралуга каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында катнашты.

Башкортстанда "омикрон" штаммы 23 кешедә ачыкланган…
Башкортстанда "омикрон" штаммы 23 кешедә ачыкланган…

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте каршындагы коронавирус таралуга каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында катнашты.

 Утырышны видеоконференция тәртибендә ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

– Вирусның яңа штаммы – "омикрон" – бөтен дөньяда тиз тарала. Ул йогышлылыгы белән аерыла. Башка дәүләтләрнең тәҗрибәсе дә шуны күрсәтә. "Омикрон" Русиягә дә килеп җитте. Башкалага гына түгел, башка төбәкләргә дә. Моны без авыру статистикасы буенча күрәбез, – диде Михаил Мишустин. – Адымнарның төрле үсешенә әзер булырга кирәк. Русия Федерациясе төбәкләре җитәкчеләренә эшне активлаштыру мөһим. Бу медицина учреждениеләренең һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенең эшчәнлеген, "кайнар телефон элемтәләре"н оештыруга, студентларны, ирекмәннәрне җәлеп итүгә һәм өлкәннәр белән үзара эш итүгә кагыла. Халыкны яклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

18 гыйнварга карата Башкортстанда "омикрон" штаммын йоктыруның 23 очрагы ачыкланган. Республикада коронавирус белән авырганнарның гомуми саны – 125813. Тәүлек эчендә 253 яңа авыру расланган. Барлыгы 116910 кеше савыккан, аларның 299 ы – үткән тәүлектә. Табиблар коронавируска 5,5 миллионнан артык тест үткәргән. Төбәк дәваханәләрендә 1545 урын булдырылган. Буш койка фонды 36 процент тәшкил итә.

Башкортстанда коронавирус каршы вакцинация дәвам итә. 18 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, 2264418 кеше прививканың башлангыч компонентын ясаткан, 2137521 кеше аны тулысынча алган. Бу вакцинацияләнергә тиешле халыкның 91,1 һәм 86 процентын тәшкил итә.

17 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек тәртибе турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясенә ярашлы, физкультура һәм мәдәни чаралар үткәрү кичектерелә. Шулай ук 30 дан артык кеше эшләгән хезмәт коллективлары җыелышын үткәрү тыела. Ә дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре гражданнарны кабул итү чараларын оештыруны туктатып торырга тиеш.

Башкортстанда "омикрон" штаммы 23 кешедә ачыкланган…
Башкортстанда "омикрон" штаммы 23 кешедә ачыкланган…
Автор:
Читайте нас: