Бу көннәрдә республика юлларында 70 автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 115е тән җәрәхәтләре алган.
Бу хакта республиканың ЮХХДИ идарәлегеннән хәбәр иткәннәр.
Аварияләрнең 43 очрагында автомобильләр бәрелешкән, берсендә машина әйләнгән, 16сында җәяүлеләрне бәрдергәннәр.
Алдан хәбәр ителүенчә, ял һәм бәйрәм көннәрендә республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре киңәйтелгән режимда эшләде, рейдлар оештырды. Искәртү чаралары барышында кагыйдә бозуның 14729 очрагы ачыкланган, 343 исерек водитель тотылган. Шулай ук тыелган урында каршы полосага чыккан 203, балаларны йөртү кагыйдәсен бозган 541, водительләрнең җәяүлеләрне үткәрмәвенә бәйле 234, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәсен үтәмәвенә бәйле 278 очрак ачыкланган.
Югарыда китерелгән аянычлы саннар водительләрнең, шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре белән исәпләшмәвен күрсәтә.
Юл битарафлыкны кичерми. Руль артына утырган һәр кеше үзе өчен генә түгел, башкалар гомере өчен дә җаваплы булуы турында онытмасын иде.
Фото: Башкортстанның ЮХХДИ идарәлегенең матбугат хезмәте