Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 декабрь 2021, 10:52

Балтачта бәла-казаларны булдырмаска!

Район Хакимиятендә үткән Гадәттән тыш хәлләр комиссия утырышында Начар авылында теркәлгән фаҗига очрагына анализ ясалды...

Балтачта бәла-казаларга урын булдырмаска!
Балтачта бәла-казаларга урын булдырмаска!

 

Район Хакимиятендә үткән Гадәттән тыш хәлләр комиссия утырышында Начар авылында теркәлгән фаҗига очрагына анализ ясалды...

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары, күзәтчелек органнары, идарәче компанияләр, тормыш белән тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Салкыннар башлану белән янгын чыгу куркынычы арта - халык электр җылыту приборларын һәм җылылык мичләрен актив куллана башлый.

Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү янгыннарга, шулай ук алардан авыр нәтиҗәләргә китерә. Әйтик, 25 декабрьдә Начар авылындагы шәхси торак йортта янгын чыгып, кызганычка каршы, йорт хуҗасының гомере өзелде...

Илгиз Әхвәс улы гражданнарны игътибарлы булырга, балаларны өйдә калдырмаска чакырды.

Яңа ел алды көннәре һәм Яңа ел бәйрәмнәре – аерым җаваплылык таләп иткән чор, ә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү фаҗигадән котылырга ярдәм итәчәк.

Бәйрәмнәр вакытында барлык хезмәтләр, шул исәптән янгын сүндерүчеләр дә көчәйтелгән режимда эшләячәк. Һава шартларына карамастан, тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итүнең барлык чыганакларына һәм массакүләм чаралар үткәрү урыннарына бару тәэмин ителергә, ә гидрантлар төзек хәлдә булырга тиеш. Шушы һәм башка таләпләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карарында чагылган.

Утырышта Начар авылы кергән Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Шәймөхәмәтовның янгыннарны профилактикалау буенча башкарган эше турында чыгышы тыңланды.

Район территориясендә янгыннарга бәйле хәл-торышка анализ белән янгын күзәтчелеге инспекторы Булат Хәсәнов таныштырды.

Чыгышларны тыңлаганнан соң, комиссия карар кабул итте:

Авыл биләмәләрендә халык арасында профилактик эшне көчәйтергә, профилактик төркемнәр составына ирекле янгын саклыгы вәкилләре, полиция, социаль хезмәткәрләр, мәгариф, мәдәният, янгын саклыгы ветераннары, энергрия, газ хезмәте вәклләре, мич чыгару белгечләре, шулай ук социаль юнәлештәге җәмәгать оешмалары вәкилләре кертеләчәк.

Янгын чыгуны хәбәр иткән җайланмалар белән тәэмин ителгән гражданнарның исемлеген яңартылачак. Социаль яктан якланмаган, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланган, күп балалы гаиләләр профилактик тикшерүгә тулысынча җәлеп ителәчәк.

Янгын сүндерү техникасының, тагылма җайланмаларның төзеклеген тәэмин итү, җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, техникага су алу урыннарын тиешле хәлдә тоту, авылларда урамнарны караңгы вакытта яктыртуны, сулыкларга юлны ачып торуны тәэмин итү чаралары даими күреләчәк.

Алда торган бәйрәмнәр, җылыту сезоны чорында тормышыбызда бәла-казаларга урын булмасын! Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк!

Балтачта бәла-казаларга урын булдырмаска!
Балтачта бәла-казаларга урын булдырмаска!
Балтачта бәла-казаларга урын булдырмаска!
Автор:
Читайте нас: