Алар Яңа елга купшы чыршыны үзенчәлекле бизәкләр белән бизәделәр.
Иске Балтач авылындагы "Белоснежка" балалар бакчасында Яңа ел чыршысын балалар һәм тәрбиячеләр үз куллары белән ясаган юл билгеләре белән бизәделәр. Шулай итеп, балалар бакчасында балаларның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә җәлеп итәргә омтылалар.
—Өстәвенә, Яңа елның төп символын бизәгән вакытта балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар: светофор сигналларының мәгънәләрен кабатладылар, транспорт һәм юл билгеләрен искә төшерделәр, — ди районның ЮХХДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Лилия Нәбиуллина.