Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 декабрь 2021, 10:27

Россиядә вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертелергә мөмкин?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертү мөмкинлеген өйрәнә.

Роспотребнадзорда вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертү мөмкинлеген өйрәнәләр. Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова "Россия 1"телеканалы эфирында белдергән.

Аның сүзләренә караганда, хезмәт хәзер төрле илләрнең тәҗрибәсен карый.

"Аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм кулланылуын карыйк", - дип билгеләп үткән Роспотребнадзор башлыгы.

Элегрәк Австриядә вакцинациядән баш тарткан өчен 3600 евро штраф кертергә булганнар. Ә АКШта прививкалардан баш тарткан өчен 100дән артык хезмәткәр булган компанияләр өчен штрафлар сала башлаячак.

Россиядә исә Югары суд видеокамера язулары буенча битлек булмаган өчен штрафка тартырга рөхсәт иткән.

Фото: Александр Корольков/РГ

Россиядә вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертелергә мөмкин?
Россиядә вакцинациядән баш тарткан өчен штрафлар кертелергә мөмкин?
Автор:
Читайте нас: