Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 декабрь 2021, 16:52

“Юлларда гомерләр өзелмәсен!” ди Балтач ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илдус Айметов юл-транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләрне атады һәм аларны бетерү өстендә ниләр эшләнгәнлеге хакында сөйләде.

“Юлларда гомерләр өзелмәсен!” ди Балтач ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре
“Юлларда гомерләр өзелмәсен!” ди Балтач ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре

 

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илдус Айметов юл-транспорт һәлакәтләренә китергән сәбәпләрне атады һәм аларны бетерү өстендә ниләр эшләнгәнлеге хакында сөйләде.

 

—Юл-транспорт һәлакәтләренә китергән машина йөртүчеләрнең төп хаталары:

Беренчедән, исерек килеш руль артына утыру. Практика күрсәтүенчә, барлык юл-транспорт һәлакәтләренең иң ачык сәбәбе – юлларда наркотиклар яки алкоголь йогынтысында йөрү. Кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге нәкъ шул сәбәпле теркәлә. Барлык машина йөртүчеләр дә алкогольнең игътибарны киметүен һәм руль артына утырырга ярамаганлыгын яхшы белә, әмма кайберәүләр бу кагыйдә белән исәпләшмиләр. Нәтиҗә  — кешеләр үлеме яки имгәнүенә китергән аянычлы һәлакәтләр...

Икенче сәбәп итеп машина йөртүчеләрнең арыганлыгын билгеләр идем.

Йокыга бирелгән яки арыган шоферның игътибары кими һәм реакция вакыты арта. Мондый йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышы исерек шоферларныкына тиңләшә. ЮХХДИ сводкаларында еш кына руль артында йоклап киткән машина йөртүчеләр катнашында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре дә очрый.

Тизлекне арттыру шулай ук үзгәртә алмаслык хәлләргә китерергә мөмкин.

Өченче урында — тиз йөрергә яратучылар. Тизлекне арттыру үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган сәбәбе. Күпсанлы тикшеренүләр раслаганча, мондый очракта авариягә эләгү ихтималы арта. Тиз йөргән вакытта машина йөртүче тизлеккә авыр ияләшә һәм юлдагы тиз үзгәрүчән хәлне дөрес бәяләргә сәләтле булмый, нәтиҗәдә, фаҗигале хәлләр килеп туа.

Машина йөртүчеләрнең юлдан читләшергә яратуы да күңелсез статистикада еш очрый..

Дөньяның күпчелек илләрендә махсус җайланмалардан башка йөргән вакытта кесә телефоны буенча сөйләшү тыелган, әмма кайберәүләр сөйләшү генә түгел, руль артында SMS-хәбәрләр дә җыя. Хәтта берничә секундка автомагнитоланы кабызу да фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

Һава торышы һәм юл шартларын тиешенчә бәяләмәү.

Еш кына юеш юлда тизлекне бераз арттыру яки дистанцияне үтәмәү дә бәрелешү белән яный. Ел фасылына карап, резинаны үз вакытында алыштыру машина йөртүчеләрне юллардагы күп кенә күңелсезлекләрдән саклый.

Хәвефсезлек каешларын такмау.

Хәвефсезлек каешларының нәтиҗәлелеге аларның кеше гомерен саклавы белән исбатланган, шуңа да карамастан, күп кенә машина йөртүчеләр һәм пассажирлар аларны кулланмыйлар, шул рәвешле үз гомерләрен һәм сәламәтлкләрен куркыныч астына куялар. Статистика күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешларын куллану фронталь бәрелешләрдә һәлак булу һәм авыр җәрәхәтләнү куркынычын 2-2,5 тапкыр киметә, кырый белән бәрелешүдә — 1,8 тапкыр, ә юлдан төшкәндә — 5 тапкыр.

Балалар креслосы яки тотып кала торган җайланма булмавы.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның шактый артуына карамастан, күп кенә водительләр һәм ата-аналар балигъ булмаганнарны машинада утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуларын дәвам итәләр. Авария вакытында баланың авыр җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алуы күңелсез статистиканы раслый.

Җәяүлеләрнең өс киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлары булмау, тиешле булмаган урында юлны (урамны) кисеп чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү шулай ук бәхетсезлек очракларын арттыра.

Мондый күңелсез статистиканы бетерү, бәхетсезлек очракларын киметү өчен безнең бүлекчә хезмәткәрләре балалар бакчаларыннан, мәктәп укучыларыннан башлап төрле аңлату эшләре алып баралар. Бу максаттан  “Внимание- дети!” профилактик чарасы, даими үткәрелгән “Пешеход”, “Пешеход засветись!” чаралары, водительләргә, җәяүлеләргә буклетлар, памяткалар таратылуы үзенең нәтиҗәсен бирер дип ышанам.

Автор фотосы

Видео ЮХХДИ бүлекчәсе тарафыннан бирелде

“Юлларда гомерләр өзелмәсен!” ди Балтач ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре
“Юлларда гомерләр өзелмәсен!” ди Балтач ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: