Җомга көнне Балтач районы территориясендә эчкән хәлдә руль артына утырган водительләрне ачыклауны массакүләм тикшерү буенча профилактик чаралар үткәрелде.
–Рейд барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре район буенча 23 кагыйдә бозу очрагын ачыклады. Аларның 2се РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу. Бер водитель исерек хәлдә тоткарланды, — ди юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, өлкән лейтенант Лилия Нәбиуллина.
Юлларда хәвефсез йөрүнең сере нидә соң?
Бу сорауга Балтач районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, башкаларны да, үзеңне дә хөрмәт итү,” — дип җавап бирә.
Аида Хәйртдинова фотосы