Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 декабрь 2021, 09:48

Балтач укучыларын ышанычлы водитель хезмәтләндерә

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә авыллардан йөреп белем алучы укучыларга хәвефсезлек ягыннан борчылырга урын юк.

Балтач укучыларын ышанычлы водитель хезмәтләндерә
Балтач укучыларын ышанычлы водитель хезмәтләндерә

 

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә авыллардан йөреп белем алучы укучыларга хәвефсезлек ягыннан борчылырга урын юк.

Аларны Айдар Сәлимов кебек тәҗрибәле, ышанычлы водитель хезмәтләндерә.

 Иске Балтач авылында туып – үскән ир-егет үзе дә шушы мәктәпнең элекке укучысы. 1997 елда тугызынчы классны тәмамлагач, 87 санлы Балтач һөнәрчелек училищесында һөнәр үзләштерә, С категориясенә водитель таныклыгы ала һәм армия хезмәтенә чакырыла. Армиядә В, Д категорияләрен алып ЛАЗ автобусын йөртә.

Хезмәтеннән кайткач сәүдә өлкәсендә водитель сыйфатында хезмәт сала һәм 2015 елдан Иске Балтач 1нче урта мәктәбенә ПАЗ автобусы водителе итеп эшкә алына Айдар Сәлимов. Әлеге көнгә кадәр шул эшендә көч сала. Иртәнге 7.30 сәгатьтә Иске Балтачтан кузгалып Көмьязы, Яңа Балтач авылларыннан укучыларны алып килә. Дәресаләр тәмамлангач кайтарып куя.

Күптән түгел Уфа шәһәрендә “Иң яхшы мәктәп автобусы водителе” дигән һөнәри осталык буенча үткән республика бәйгесендә катнашып кайтты Айдар Әлфит улы.

—Республикадан 165 кеше катнаштык. Юл йөрү кагыйдәләреннән теоретик һәм автодромда йөрү буенча имтихан тапшырдык. Яңа форма автобусларда үтәргә туры килде имтиханны. Бәйгечеләр арасыннан Әлшәй һәм Уфа районнарыннан килгән водительләр җиңүче булды. Урын ала алмасам да, бу зур чараның үземә күп файдасын күрдем. Кешеләр белән таныштым, тәҗрибә ягыннан үсешкә дә йогынтысы булыр дип ышанам, — ди райондашыбыз.

Айдар Сәлимовның автобусы һәрвакыт каралган, төзек. Салонында чиста, тәртип.  

—Балалар тыңлаучаннар, әйткәнне аңлыйлар. Хәвефсезлек каешларын эләктерәләр. Алар — мине, мин аларны танып беләм. Балаларны озатып йөрүче белгеч тә үз эшенә җитди карый. Ә юллардагы хәвефсезлеккә килгәндә, юллар һәрвакыт яхшы торышта. Кышларын вакытында кардан ачыла. Таныш юлдан көн саен йөрү катлаулы түгел. Әлбәттә, уяулык, реакция кирәк инде водитель кешегә. Механик Айрат абый Галиуллин көн саен рейска чыгар алдыннан автобусның, ут белән яндырып сигнал бирү приборларының төзеклеген күздән үткәрә. Аварияләрсез йөрүебездә аның да өлеше зур, — дип үз эшләренең нечкәлекләренә төшендерде мине Айдар Сәлимов.

 

Аида Хәйртдинова фотосы

Балтач укучыларын ышанычлы водитель хезмәтләндерә
Балтач укучыларын ышанычлы водитель хезмәтләндерә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: