Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 декабрь 2021, 17:23

Балтач районында быел юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булды, ике кеше тән җәрәхәтләре алды...

Юлларда һәлакәтләр санын киметү йөзеннән Балтач районында профилактик рейдлар даими үткәрелә.

Бүген район территориясендә  юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ильдус Айметов, юл-патруль хезмәте инспекторлары, өлкән лейтенант Динар Хиҗәпов һәм лейтенант Алмаз Шәймиев, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, өлкән лейтенант Лилия Нәбиуллиналар катнашлыгында профилактик рейд үтә.

—Балтач районы территориясеннән узган Борай-Иске Балтач-Куяды төбәк трассасының 32нче километрында быел өч кеше үлеме белән тәмамланган автоһәлакәт теркәлде. Шул ук трассаның 54нче километрында теркәлгән һәлакәттә зыян күрүчеләр тән җәрәхәтләре алды. Мондый участокларда авария очракларын киметү өчен профилактика эшен җәелдерәбез, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрәбез, — ди Лилия Фирдәвис кызы.

Рейд барышында барлык автомашиналар туктатылып юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга тикшерелде һәм тикшерелә. Бозу очраклары бар. Мәсәлән, электән транспорт средствосына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән бер водитель  бүген кабат руль артына утырып олы юлга чыккан. Аңа өлкән дәүләт инспекторы административ протокол төзеде.

—Хәзер бу кеше 30 000 сум штраф түләргә, я булмаса 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин, яки 100 сәгатьтән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк, — ди Ильдус Федорович.

Хәвефсезлек каешын эләктермәгән водительләргә дә административ протокол төзелде. Машина пыялаларын тонировкалауга кагылышлы бозулар да ачыклана тикшерүләр барышында.

—Тоник дип аталган прибор белән караңгылатылганлык дәрәҗәсен тикшереп, таләпләргә туры килмәгән очракта водительләргә булган җитешсезлекне бетерүне таләп ителгән кисәтү ясыйбыз, — ди яшь белгеч Алмаз Шәймиев.

 Юлларда тәртипле йөргән водительләр дә юк түгел. Андыйлар хәтта күбрәк тә. Барлык документлары тәртиптә булган, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән водительләргә Балтач районы юл-патруль хезмәте инспекторлары хәерле юл теләп озатып калалар.  

Рейд барышында автомобиль салонында балаларны утыртып йөрүгә дә игътибар ителә.

Юлларда сак йөрегез! Хәвефсезлек турында онытмагыз, дуслар!  

Автор фотолары

Балтач районында быел юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булды, ике кеше җән җәрәхәтләре алды...

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: