Сак булыгыз: мошенниклар яңача алдаша башлаган. Алар «страховка тупланмаларын кире кайтару турында» ялган мәгълүмат белән хатлар җибәрү эшен башлап җибәргән.
«Кире кайтаруны рәсмиләштерергә» дигән төймәгә басарга ярамый!
Билгесез сайтларда үзегезнең банк карталарының мәгълүматларын тутырмагыз, югыйсә, ялганчылар корбаны була аласыз.