Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 ноябрь 2021, 14:16

Казанда агуланган кыз... үлгән...

Казанның Салмачы бистәсендә туган көн бәйрәм иткәннән соң агуланган унбиш студентның берсе хастаханәдә үлгән. 20 яшьлек Настя Прокудина беренчеләрдән булып хастаханәгә салынган булган.

Казанда агуланган кыз... үлгән...
Казанда агуланган кыз... үлгән...

 

Казанның Салмачы бистәсендә туган көн бәйрәм иткәннән соң агуланган унбиш студентның берсе хастаханәдә үлгән. 20 яшьлек Настя Прокудина беренчеләрдән булып хастаханәгә салынган булган.

Агуланганнан соң аның күңеле болгана һәм кулы калтырый. Кыз 18 ноябрь кичендә үлә. Настя башкорт дәүләт медицина университетының өченче курсында укый һәм Казанга бәйрәмгә килә. Соңгы көннәрдә кыз комада була, аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар.

Исегезгә төшерәбез, яшь кешеләр компаниясе -15 кеше, Салмачы бистәсенең бер йортын вакытлыча алып шунда ял иткән. Күпмедер вакытта хәмер бетә һәм заказ бирергә булалар. Нәтиҗәдә, 20 яшьлек кыз, күрү сәләтен ул югалта,  реанимациядә, гемодиализ аппаратына тоташтырыла, калганнарына күрү сәләтен югалту яки бөер эшчәнлеге җитешсезлеге буенча инвалидлык көтә.

Чыганак: kazanfirst.ru

Фото инстаграмнан

Казанда агуланган кыз... үлгән...
Казанда агуланган кыз... үлгән...
Автор:
Читайте нас: