Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 гыйнвар 2021, 00:00

Юл-транспорт һәлакәтендә исән калып...

Берничә сәгатьтән соң дәваханәдә инфаркттан вафат була.

Юл-транспорт һәлакәтендә исән калып...
Юл-транспорт һәлакәтендә исән калып...

Кичә Кыйгы районының  Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлының 247нче чакрымында, Теплый Ключ авылы янында, фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Билгеле мәгълүматлар буенча „ Hyundai Santa Fe” машинасында барган 76 яшьлек ир-ат  машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан, ары таба машина түбәсенә капланган. Төрле тән җәрәхәтләре белән водительне дәваханәгә озаталар.

Шул ук көнне кич белән дәваханә водитель инфаркттан үлде, дип хәбәр итә.

Әлеге вакытта суд-медицина экспертизасы үткәрелә һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас