Якындагы ике-өч көндә Башкортстанның аерым районнарында 33 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.
Көтеп алган җәй айларын һәр кеше үзенчә үткәрә. Күпләр чит илләргә сәяхәткә юллана, тоз күлләренә барып дәва табып кайта.
Соңгы елларда республикада туризмны үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бүленә башлавы халыкта зур хуплау тапты. Башкортстаныбызда искиткеч урыннар, оҗмахка тиң табигый кыйммәтләр бар.
Балтач җире дә ким түгел. Бирелгән байлыкка сакчыл караш белән багу һәм аны тагын да баету, башкаларны җәлеп итәрлек өчен тырышлык салу гына таләп ителә. Янтимер авылы халкы, авыл активистлары һәм патриотлары бу эштә “пионерлар”. Инде ничә ел Балтачның һәвәскәр балыкчылары Янтимер авылындагы Мата елгасы буасында балык кармаклаулары турында үзара күңелле әңгәмә кора, кояшлы җәйдә күп кунаклар гаиләләре белән нәкъ шул буада су коенып, кояшта кызынып күңеле булганчы ял итеп кайта.
Узган җәйдә янтимерлеләр буа буен тагын да төзекләндерделәр. Буа эченә агачтан чатыр эшләп куйдылар, янәшәдә генә кулдан эшләнгән катамаран ял итүчеләрне көтә.
Су коенырга хәвефсез урын билгеләнгән, ял итүчеләр өчен елга ярына агачтан өстәлләр, эскәмияләр урнаштырылган. Шашлык кыздырырга мангал да булдырылган. Чүп-чар салыр өчен махсус тимер тартма хәстәрләргә дә онытмаган янтимерлеләр.
Быел, 15 июль көнне, Янтимер һәм Көмьязы авыллары тирәсендәге буаларда рәсми рәвештә су коену рөхсәт ителде.
Республика, районыбыз җирендәге су объектларында, кызганычка каршы, күңелсез хәлләр теркәлеп тора.
Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен нишләргә соң?
Башкортостан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзенә колак салыйк:
—Иң мөhиме - коену өчен махсус җиhазландырылган урыннарны сайлагыз. Аларның урнашу урыннары белән республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтыннан интерактив картада танышырга мөмкин. Суда бәхетсезлек очраклары еш кына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга. Таныш булмаган hәм тыелган урыннарда коенудан тыелырга чакырам, чөнки су астындагы көчле агымнар, су әйләнеше, тирән урыннар бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Исерек хәлдә яки ялгыз гына коенмагыз, ярдан ерак китмәгез. Кыя ярның читенә якын бармагыз!
Кисәтү hәм тыю билгеләре куелган урыннарда, шулай ук исерек хәлдә коенган гражданнар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Судагы бәхетсезлек очраклары балалар үлеменә дә китерә. Ни өчен без ел саен су объектларында балаларны югалтабыз?
Суда балаларның үлеменең сәбәбе — аларны сулыклар янында караучысыз калдыру. Быел елгада hәлак булган беренче бала —Гафури районыннан. 22нче апрельдә югалган тугыз яшьлек малайны эзләү 17 көн буена дәвам итте. Аны Олы Арметкә елгасында тапканнар.
Балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез, шулай ук су янында ял иткәндә балаларны караучысыз калдырмагыз.
Узган ел республика сулыкларында эссе көннәрдә батып үлүчеләрнең саны көненә 5 кешегә җитте дип әйтә алам.
Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, бәхетсезлек корбаны булуга юл куймыйк. Үзегезне hәм якыннарыгызны саклагыз! Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез!
Фотолар редакция архивыннан