Хәвефсезлек
27 Июля 2020, 14:00

Узган атнада республикада су коенганда 15 кеше батып үлгән.

Июль аенда суда гражданнарның күпләп һәлак булуы иң эссе көннәр чоры белән туры килде - 13 июльдән 19 июльгә кадәр. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Июль аенда суда гражданнарның күпләп һәлак булуы иң эссе көннәр чоры белән туры килде - 13 июльдән 19 июльгә кадәр. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

- Ведомствоара нигезендә оештырылган профилактик эш батып үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирде. Башкортстан Идел буе федераль округындагы 14 субъект арасында суда үлүчеләр саны буенча 6нчы урында тора, - диде Фәрит Гомәров.

"Статистика буенча, кимү бара. Ләкин мин быел суда кешеләрнең үлемен туктатуыбызны теләр идем. Әмма һава салкынайткач, азрак батарлар дип уйлыйм", - диде Радий Хәбиров.

Июль башыннан суда башта 40 кеше, аннары тагын 35 кеше батып үлгән. Үлгәннәрнең 70 проценты - ир-егетләр. Суда бәхетсезлек очракларының сәбәпләре арасында - аномаль эсселек тә, алкоголь куллану да, "кыргый" пляжларда коену да, балаларның өлкәннәр каравыннан мәхрүм калуы да бар.