Балтач таңнары
+9 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хәвефсезлек
27 Июля 2020, 13:00
Көннәрне салкынайтса да, Башкортстанда һаман суга баталар...
Июль уртасындагы аномаль эсселек бик күп кешенең, шул исәптән балаларның батып үлүенә китерде. Узган атнада көндез чагыштырмача салкын торды, күпләп яңгыр яуды. Димәк суда батулар да кимегәнме?
Добавить в предпочтительные источники Google
Июль уртасындагы аномаль эсселек бик күп кешенең, шул исәптән балаларның батып үлүенә китерде. Узган атнада көндез чагыштырмача салкын торды, күпләп яңгыр яуды. Димәк суда батулар да кимегәнме?
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров һәрвакыттагыча янгыннар, батулар буенча оператив мәгълүматлар белән таныштырды. Бу турыда ул Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә сөйләде.
Шулай итеп, атна салкын булса да, 15 кеше батып үлгән. Әлбәттә, киләсе аналардагы кебек 30-40-ар кеше түгел, шулай да 15-тә бик зур сан.
Фәрит Гомәров белдерүенчә, Идел буе федераль округында һәр 100 мең кешегә батканнар саны буенча Башкортстан алтынчы урында.
– Быел чак 2010 елдагы хәл кабатланмады. Ул эссе җәйдә дә бик күпләп кеше батып үлгән. Без хәлне тиз арада контрол
ь
гә алырга тырыштык. Даими рәвештә рейдлар үткәрәбез, хакимият башлыклары, авыл биләмәләре җитәкчеләре белән бергә эшлибез. Атна саен батканнарга караганда коткарылганнар саны арта. Чаралар нәтиҗә бирә, тик кешеләр дә җаваплы булсын иде,
– диде Фәрит Гомәров.
– Саннарга карап аптырап утырам. 2000 елда 520 кеше батып һәлак булган. Куркыныч саннар. Димәк ун тапкырга күбрәк кешеләр суда һәлак булган. Статистикага ярашлы кимү бара. Тик көрәш туктамасын, быел суда үлемнәр бетсен. Һава торышы да үзгәрешләр кертер һәм кимрәк батырлар дип уйлыйм
, – диде Радий Хәбиров.
Әйткәндәй, янгыннар буенча бу атнада күрсәткечләр әйбәт. Республикада теркәлгән 106 янгында бер кешенең дә гомере өзелмәгән. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, янгыннарда бүген 30 кешегә ким үлгәннәр. Алты урман янгыны теркәлгән.
Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенырга ярамаганлыгын, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотсак, балаларны күздән ычкындырмасак иде...
Чыганак
Фото: m.ru.delfi.lt
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"