Хәвефсезлек
23 Июля 2020, 07:33

Урман янгынын сүндергәндә волонтер һәлак булган

Белорет районының Сермән авылында яшәгән ир ут белән көрәшергә юлланган. Тик янгын урынына барып җитә алмаган. Район башлыгы Андрей Иванюта белдерүенчә, урындагы хакимият җирләүне оештыруда ярдәм күрсәткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Белорет районының Сермән авылында яшәгән ир ут белән көрәшергә юлланган. Тик янгын урынына барып җитә алмаган. Район башлыгы Андрей Иванюта белдерүенчә, урындагы хакимият җирләүне оештыруда ярдәм күрсәткән.


22 июльдә, барлык урман янгыннарын сүндерделәр. Бу эштә көчле явымнар да ярдәм итте. Тик ут котырган арада аңа каршы урманчылар, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре һәм волонтерлар көрәште.


— Ирекле ярдәмчеләргә аерым рәхмәт. Кайберләре Сибай, Магнитогорск, Уфа шәһәрләреннән килгән. Кичә Каһармандагы янгынны Казаннан килгән ир белән хатын сүндереште, - дип билгеләп үтте Андрей Иванюта.


Башкортстанда урман янгыннарын сүндерүгә 4 миллион сум акча бүлгәннәр дә инде. Шулай итеп, бу елга бөтен бюджет тулысынча тотынылды.
Чыганак

Фото ачык чыганаклардан