Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, РФдә талпаннар кадалуга бәйле авыруларның күбесе иксодлы талпан боррелиозларына карый. Соңгы 10 елда елына 6-10 мең очрак теркәлә. Чирне Ixodes кебек талпаннар йөртә.
Ixodes ricinus кебек талпаннар, РФ Үзәк Европа өлешендәге кайбер өлкәләрдә таралган талпаннар 10-40% очракта зарарланган, ә Ixodes persulcatus талпаннары төньяк-көнбатыш чикләреннән Ерак Көнчыгышка кадәр таралган — 30-70% очракта ачыкланган.
Шулай ук Русиядә ел саен талпан энцефалиты белән авыруның 1,2−1,5% үлем белән тәмамланган 2 меңгә кадәр очрагы теркәлә.
Көзен җылы һава торышы урман янгыннарының да артуына китерә. Рослесхозның озак вакытка исәпләнгән фаразлары буенча, агымдагы елның сентябрендә куркыныч зонасында — Тверь, Смоленск, Брянск, Орел, Курск, Белгород, Калуга, Тула һәм Липецк өлкәләре, Калининград, Псков өлкәләре һәм Новгородның көньяк-көнбатыш өлеше. Себердә Иркутск өлкәсенең үзәк һәм көньяк өлешләрендә, Тыва һәм Хакасия республикаларының бөтен территориясендә, Красноярск краеның көньяк өлешендә, Алтай Республикасының көнчыгыш өлешендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы артачак. Ә Ерак Көнчыгышта урман янгыннары Бурятия Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Байкал арты краеның көнчыгыш өлешендә, көнбатышында, Амур өлкәсенең көнчыгышында, Хабаровск краеның көнчыгышында, Сахалин өлкәсенең көньяк өлешендә һәм Приморье төньягында катлауланырга мөмкин.
Октябрь аенда урманнарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы Кырымда, Краснодар краенда һәм Адыгеяда, Ростов өлкәсенең көньягында, шулай ук Амур өлкәсендә, Еврей Автономя округында, Хабаровск краеның көньяк-көнбатыш өлешендә һәм Приморьеның көньягында арта.
XXI гасыр урталарында белгечләр янгын куркынычы сезоны якынча өч атнага киңәюен көтә, бигрәк тә бу Себер өчен хас, дип аңлата WWF Бөтендөнья кыргый табигать фондының урман программасы җитәкчесе Андрей Щеголев.
Янгын куркынычы сезоны елдан-ел артачак. Көз җылы һәм коры булса, сезон шактый озак дәвам итәчәк.
Өстәвенә, җылы һава торышында көзен кешеләр актив рәвештә урманга бара, дип өстәгән ул. Ау һәм балык кармаклау сезоны башлана. Кешенең активлыгы белән бергә янгын куркынычы да арта.
Рослесхозда урман янгыннары хәленең катлаулануына климатик үзгәрешләр күбрәк йогынты ясавын ассызыклыйлар, шуңа күрә соңгы елларда куркыныч сезон ел әйләнәсендә диярлек әверелә. Әйтик, узган ел соңгы янгыннар декабрьдә теркәлгән, ә 2020 елда беренче янгын 8 гыйнварда Карачай-Черкес Республикасында кабынган.