Башкортстан Республикасы буенча Русия гвардиясе идарәсе законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын, шул исәптән түләү нигезендә даими максатлы эш алып бара.
Гражданнар кулында законсыз рәвештә сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшыруны дәртләндерү җинаятьчелекне профилактикалауның комплекслы программалары белән чишелә торган бурычларның берсе.
Балтач районы территориясендә профилактик чаралар үткәрелә, алар барышында гражданнар законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын БР буенча Росгвардия Идарәсенең лицензия-рөхсәт эше бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Нәфис Суфияновка яки БР буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы булегенең дежур частенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Балтач районы, Иске Балтач авылы, Киров урамы, 1 санлы йорт.
Законсыз рәвештә сакланган утлы, газ, салкын корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар тапшырган гражданнар түбәндәге акчалата бүләкләрне алала (1 берәмлек өчен);
Сугышчан корал:
- гранатомет, миномет, пулемет — 25000 сум.;
- автомат — 20000 сум.;
- винтовка, карабин —15000 сум.;
- пистолет, револьвер —10000 сум.
Гражданнар кулында сакланган корал:
- ату, ау, сырлы спорт коралы — 15000 сум.;
- аучылык, пневматик, ату, шома көпшәле, шома көпшәле спорт коралы —10000 сум.;
- утлы корал — 7000;
- газ револьверлары, пистолетлар —5000 сум.;
- сигнал коралы, салкын корал — 1000 сум.
Кулдан ясалган корал, обрезлар:
- кулдан ясалган нарезлы корал, шул исәптән кыска көпшәле, сырлы көпшәле корал — 15000 сум.;
Сугыш кирәк-яраклары:
- сырлы корал өчен патроннар — бер данәсе өчен 30 сум.;
- шома көпшәле корал өчен патроннар, көпшәсез, утлы үз-үзеңне саклау коралы өчен патроннар — бер данәсе өчен 15 сум.
Шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җайланмалар:
- пластит-100 гр. өчен 6000 сум.;
- тротил, аммонит-100 гр. өчен 5000 сум.;
- башкалар (дары һ.б.) - 100 граммына 300 сум.;
- сәнәгать җитештергән шартлаткыч җайланмалар — бер берәмлек өчен 6000 сум.;
- кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар өчен – бер берәмлек өчен 5000 сум.
Нәфис СУФИЯНОВ, Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең (Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнары буенча) лицензия-рөхсәт эше бүлегенең өлкән инспекторы, полиция капитаны.