Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хәвефсезлек
29 Мая 2020, 08:00
Табиб киңәше: җәмәгать урыннарында йогышлы авыру белән зарарланмас өчен ниләр эшләргә?
Клиник фармаколог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин «Вечерняя Москва»га әңгәмә вакытында коронавирус йоктырмас өчен, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгән.#коронавирус#здоровье
Клиник фармаколог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахин «Вечерняя Москва»га әңгәмә вакытында коронавирус йоктырмас өчен, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгән.
Белгеч битлек һәм перчаткалар кию таләбе кинотеатрларга йөрүгә кагыла, дип игътибар итә. Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрләр һәр сеанстан соң залларны мәҗбүри эшкәртүгә карамастан, профилактика чараларыннан читтә калмаска, әйтик, перчаткаларны төшерергә һәм йөзне ачарга кирәкми.
«Битлектә ашарга ярамый һәм ризыкны кул белән перчаткаларда алырга кирәкми, шуңа күрә попкорн һәм эчемлекләр алу урынсыз», - дип билгеләп үтә Кондрахин.
Фитнес-үзәкләрдә кешенең нәрсәгә кагыла һәм нинди һава сулый, барын да дезинфекцияләвен күзәтеп торырга кирәк. Алар эшчәнлегенең мөһим шарты булып социаль дистанцияләү тора. "Снарядлар бер-берсеннән метр ярым ераклыкта булырга тиеш", - дип сөйли белгеч.
Кондрахин ассызыклаганча, спорт белән битлек һәм уч төбеннән резиналанган мамык перчаткаларда шөгыльләнергә кирәк.
«Тирне сөртеп алу өчен зур сөлге алырга һәм кулыгыз белән кагылган якны бутамаска кирәк", - дип искә төшерә ул.
Сәүдә үзәгендә косметика кибетләренә сак карарга кирәк. Пробниклар зарарлану куркынычын тудыра. Хуш исле хушбуйлар иснибез икән, сулышыбыз ешая, һәм янәшәбездә COVID-19 авыруы булса, аннан зарарлану ихтималы кискен арта, дип билгеләп үтә Кондрахин.
Табиб шулай ук матурлык салоннарына килүчеләргә процедураларга үз инструментлары белән килергә киңәш итә.
Чыганак: РИА Новости
Фото ачык чыганаклардан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"