Хәвефсезлек
12 Ноября 2019, 12:00

Балтач районында „Хәвефсезлек” атнасы узачак

18—29 ноябрь көннәрендә Балтач районы киңлекләрендә, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау максатында, „Хәвефсезлек атнасы” узачак.

18—29 ноябрь көннәрендә Балтач районы киңлекләрендә, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау максатында, „Хәвефсезлек атнасы” узачак.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау максатында, Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең агымдагы елның 8 ноябрьдәге 152 санлы боерыгына ярашлы, 18—29 ноябрь көннәрендә „Хәвефсезлек атнасы” операциясе оештырыла.
Операция барышында үткән рейдларда үзйөрешле машина һәм аның тагылмасының техник торышына. Тагылмаларны агрегатлаштыру таләпләре үтәлешенә игътибар ителәчәк.Транспорт чарасынһәм тагылмасына техник кару үткәртмәгән хуҗалар ачыкланып аларга карата чаралар күреләчәк. Үзйөрешле машинаны теркәү кагыйдәләре үтәлеше, тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук биргән тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы-юклыгы операция барышында аеруча күзәтүгә алына.
Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләр тупас бозылган очракта материаллар мировой суд карамагына җибәрелә. Нәтиҗәдә, тәртип бозучыларга үзйөрешле машина белән идарә итүгә хокук бирүче таныклыклары белән вакытлыча хушлашып торырга да тур килүе ихтимал.
Айрат ГАЛЛӘМОВ, район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы
Читайте нас