Хәвефсезлек
16 Июля 2019, 12:04

Нефтекама шәһәре белән Тәтешле районының Шүлгән авылына яңгырлар зыян китергән

Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткән.

Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткән.
Шәһәрдә яуган койма яңгыр нәтиҗәсендә күпләр өй подъездларына, машиналарына үтә алмый торганнар.
Ә менә Дорожная 58 адресы буенча яшәгән кешеләрнең стена ярыкларыннан су хәтта өйләренә үткән. Парковая урамында яшәүчеләр дә кыенлыклар кичергән.
Тәтешле районында исә Шүлгән авылын су баскан. Авылда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә яшелчә бакчаларында уңышы өлгереп килгән түтәлләрне агызган, җимеш агачларын аударган коточкыч күренешне сурәтләгән видеоязмалар белән уртаклашкан.
Алдагы көннәрдә төбәктә явым-төшемсез, тотрыклы һава торышы урнашуы көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.





Фото: АиФ Уфа.
Читайте нас