Балтач таңнары
+8 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хәвефсезлек
16 Июля 2019, 05:16
Дүртөйле районында фаҗига: көтүчене яшен сугып үтергән
Көтүченең үзе белән бергә аты да җан биргән.Кичә, 15 июльдә, 18.45 сәгатьтә Казы-Җилдәк авылы янында көтүченең һәм атның үле гәүдәләре табылган. Үлем яшен сугу нәтиҗәсендә булган, дип фаразлыйлар.
Көтүченең үзе белән бергә аты да җан биргән.
Кичә, 15 июльдә, 18.45 сәгатьтә Казы-Җилдәк авылы янында көтүченең һәм атның үле гәүдәләре табылган. Үлем яшен сугу нәтиҗәсендә булган, дип фаразлыйлар.
Дүртөйле районының Байгилде, Казы-Җилдәк, Турбәк, Җилдәк, Сабанай, Баргат, Бәдрәк авылларында һава торышы начарлану сәбәпле электроэнергия сүнгән. Әле тиешле тергезү эшләре бара.
Коткаручылар җиткергән хәвефсезлек чараларын искә төшерик:
Яшен вакытында телефонны сүндерегез, кулчатыр кулланмагыз;
Ялгыз агач янында яшеренмәгез. Статистика буенча, аеруча имән, нарат, тополь куркыныч;
Яшеренер урын булмаса, җиргә ятарга яисә коры чокырга, траншеяга утырырга кирәк. Гәүдә җирнең мөмкин кадәр аз мәйданына тисен;
Яшен вакытында су кермәгез, велосипедта йөрмәгез;
Биектә булсагыз, аска төшегез;
Машинада барсагыз, туктагыз, тәрәзәләрне ябыгыз, радионы сүндерегез;
Велосипед һәм мотоцикл яшен вакытында куркыныч тудыра. Аларны җ
иргә яткырып, 30 метр читкә китеп торырга кирәк. Металл әйберләрдән арыныгыз. Муенса, алка, балдак ише әйберләрне салып кую хәерле. Кагыйдәләрне үтәү күп бәлаләрдән сакларга мөмкин.
Чыганак: "Кызыл таң".
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"