Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 июль 2019, 16:01

Балтач районында быел транспортта янгын чыгуның ике очрагы теркәлде

Белгечләр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен максималь үтәргә чакыралар.

Белгечләр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен максималь үтәргә чакыралар.
Статистика күрсәтүенчә, ел саен автомобильләр яна. Агымдагы елның узган чорында Башкортстанда транспорт средстволарының 204 янып китү очрагы теркәлде. Районда транспортта ике янгын баш калкытты.
Бүгенге автомобильләр 5 минут эчендә янып бетә, еш кына бу хәл аның хуҗасының күз алдында була.
Нинди сәбәпләр автомобильнең янып китүенә сәбәп була соң?
Янгын еш кына двигательдә, сирәк очракта салонда, аерым очракларда автомобильнең йөреш өлешендә башлана. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр автосөючеләргә капот астын ешрак ачып карарга киңәш итәләр.
Ягулык һәм янучан башка сыекчаларның агып-тамып калуы да янып китүгә сәбәп була. Ялганган урыннарда сыекчаның агуы нәтиҗәсендә янучан катнашма двигательнең җылынган детальләренә эләгә, бензин парлары зур булмаган очкыннан кабынып китә. Арытабан барысы да водительнең уяулыгыннан һәм кул астында янгын сүндергеч булуыннан тора.
Үткәргечләр төзек булмау сәбәпле гадәттә иске һәм юл-транспорт һәлакәтенә тарыган машиналар яна. Үткәргечләрнең изоляциясе вакыт үтү белән җимерелә. Автомобильнең техник документында күрсәтелгән файдалану вакыты үтүгә, иң яхшысы үткәргечне алыштырырга.
Газ җиһазы гаебе белән янгын очраклары аны дөрес урнаштырмау яки хезмәтләндермәүгә бәйле. Шуңа күрә аны профессионаллар гына урнаштырырга һәм хезмәтләндерергә тиеш. Газ җиһазының төзексезлеген үзаллы бетерергә тырышмагыз һәм сертификациясе булмаган СТОларга мөрәҗәгать итмәгез.
Автомобильләрдәге янгыннарның якынча 30 проценты ут төртүләргә туры килә. Иң яхшысы автомобильне саклана торган урында калдыру. Әгәр дә автомобильне өегез янына куйсагыз, ул башка автомобильләргә һәм җәяүлеләргә комачауламавына игътибар итегез.
Юлга чыгар алдыннан һәрвакыт автомобильнең төзеклеген тикшерегез. Файдалану сыекчаларының агуын үзең дә шәйләргә була: машина туктап торган урында, җирдә алар тамып кала. Шулай ук автоны эстакадада даими тикшереп торырга кирәк. Һәм әлбәттә, техник карауны даими үткәрү хәерле.
Хәрәкәт иткәндә шикле ис тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк тукталыгыз. Аннары машинаны сүндереп ачкычны алыгыз. Автомобиль передачада торырга тиеш түгел — иң яхшысы аны тукталыш тормозына кую.
Ялкын барлыкка килсә, беренче чиратта янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк.
Машина астына аккан ягулык янып киткәндә янгын сүндергеч кулланыгыз. Күбек яки порошокны кырыйдан үзәккә юнәлтегез.
Капот астында янып китү очрагында аны саклык белән акрын гына ачыгыз. Ялкын камап алмасын өчен моны кырыйдан таяк яки монтировка ярдәмендә эшләгез. Янгын сүндергечне көчле янгын үзәгенә юнәлтегез, ялкынны брезент белән каплагыз, ком, балчык, кар, су сибегез. Өс киемегезгә май яки бензин тамган булса янгынны сүндерергә тырышмагыз, бу аеруча хәвефле. Янгынны тиз арада җиңеп булмаган очракта машинадан хәвефсез арага китегез, чөнки ягулык багы шартларга мөмкин. Янган машинага утырмагыз, аны кабызырга тырышмагыз.
Янгын сүндерүчеләр белдерүенчә, кышын машиналар җылы чордагыга караганда ешрак яналар. Бу вакытта автомобильгә эшләве катлаулы: каты салкыннарда сыекча куера, автомобиль эшләп китсен өчен күп тырышлык салырга кирәк. Электрикага көчәнеш арта, „көчсез” урыннар бар икән, шул өлештә хәвеф барлыкка килә. Янгын сүндерүчеләр машинаның маркасын бүлеп карамыйлар, кыйммәтле чит ил автомобильләрен дә, үзебезнең илдә чыгарылган иске автомобильне дә сүндерергә чыгалар. Нәтиҗә бер — янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен максималь үтәгез.
Гадәттән тыш хәл килеп туганда 01 телефонына шалтыратыгыз (кесә телефоннарыннан —101).

Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас