Хәвефсезлек
2 Июля 2019, 07:14

Балтачлыларны җәйге чорда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен сакларга өндиләр

Янып китүләр куркынычы арткан елның иң хәвефле мәле — җәйге чор. Әйләнә-тирә мохитнең температурасы ачык кояш астында 40—50 градуска җитә, ялкын тиз арада баш калкыта һәм аны махсус средстволарсыз, сусыз сүндерү авырга туры килә.

Янып китүләр куркынычы арткан елның иң хәвефле мәле — җәйге чор. Әйләнә-тирә мохитнең температурасы ачык кояш астында 40—50 градуска җитә, ялкын тиз арада баш калкыта һәм аны махсус средстволарсыз, сусыз сүндерү авырга туры килә.
Бу мәлдә күпләрнең отпуск көннәрен табигать кочагында үткәрергә теләп аланнарга чыгып бәйрәмнәр оештырулары күңелсез эзләр калдыра. Мондый чакта аеруча сакланырга, игътибарлы булырга һәм киңәшләргә колак салырга кирәк.
„Хәвефсез учак” кагыйдәсе
Җәйге янгын хәвефе арткан чорда, беренче чиратта, табигатьтә учак ягу аеруча зур игътибар таләп итә. Ял итүнең янгынга каршы кагыйдәләре бар:
-учакны корыган агач, ботак, үләннән чистартылган махсус мәйданчыкта яндырыгыз;
-янган урынны кирпеч белән әйләндереп алу хәерле;
-шырпы һәм тәмәке төпчеген төрле якка ыргытмагыз, ә махсус урынга салыгыз;
-учак ягу тыелган сүзләр язылган махсус табличкалар урнаштырылган урыннарда учак якмагыз;
-учак палаткалардан 3 метрдан да якын булмасын, аның янында янучан предметлар һәм матдәләр тормасын.
Табигатьтә кабынып китүләргә тїрле сәбәпләр юл куярга мөмкин. Аларны карап үтик:
-ут чыганагын караучысыз калдырмагыз; ыргытылган тәмәке төпчеге, шырпы, янып бетмәгән учак потенциаль хәвеф тудыра;
-корыган үлән авыл җирендә бик зур куркынычка юл ача;
-коры һава шартларында болгарка, эретеп ябыштыру аппараты һәм башкалар белән тиешле кагыйдәләрне үтәми эшләү хәвефне арттыра.
Чүп яндыру, ут белән шаяру, тиз кабынып китүчән матдәләр һәм материалларны дөрес сакламау һәм файдаланмау янып китүләргә сәбәп булырга мөмкин.
Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Җәйге чорда ут белән саксыз эш итеп әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү һәм дәүләтнең контрольлек итү органнарыннан выговор, хәтта штраф алу хәвефе дә арта.
Гадәттән тыш хәлләр баш калкыту хәвефен минимумга җиткерү өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк:
-автомобильне двигателе эшләп торган хәлдә заправкаламаска;
-җил көнне учак якмаска;
-биналар, техника, тиз кабынучан материалларга якында учак якмаска;
-балигъ булмаганнарга ачык утны ышанып калдырмаска;
-агачларга якында учак якмаска, аны сүндерми калдырмаска.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас