Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 июнь 2019, 17:01

Хәвефсезлеккә — төп игътибар

Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәргән.

Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәргән.

Анда Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнашкан.

Киңәшмәдә Фарсы култыгындагы хәл турында фикер алышу оештырылган, Грузиядәге хәл каралган.

Экстремистик элементлардан барлыкка килгән русофобия провокациясе бик куркыныч күренеш буларак бәяләнгән. Чит ил эшләре министрлыгына Русия гражданнарын, шул исәптән Грузиягә юлланган яисз әле анда булган туристларны экстремистик хәвеф булу турында кисәтергә тәкъдим ителгән.


#ВладимирПутин
Фото: Кремлин. Ру сайтыннан
Читайте нас