Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 март 2019, 16:57

Балтач районында газ ягулыгын хәвефсез файдалану айлыгы бара

Табигый газ белән файдалану барышында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, бигрәк тә ис газы белән агулану нәтиҗәсендә Русиядә атна саен 3-5 кеше һәлак була. Хәвефсезлек чараларын тәәэмин итү максатында, районда газ ягулыгын хәвефсез файдалану айлыгы бара.

Көнкүрештә газ ягулыгын хәвефсез файдалануны тәэмин итү максатында тикшерүләр еш үткәрелеп тора.

“Газпромраспределение Уфа” җәмгыяте Бөре филиалының баш инженеры Валерий Байгазов, билгеләвенчә, көнкүрештә газ ягулыгын хәвефсез файдалану ягыннан безнең төбәк иң уңышлылар исәбендә. Ләкин позитив статистика „зәңгәр ягулык”ны хәвефсез файдалануны профилактикалауны онытырга сәбәп булырга тиекш түгел.
—Табигый газ белән файдалану барышында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, бигрәк тә ис газы белән агулану нәтиҗәсендә Русиядә атна саен 3-5 кеше һәлак була ,— диде “Газпромраспределение Уфа” җәмгыяте Бөре филиалының баш инженеры Валерий Байгазов Балтачта газ ягулыгын хәвефсез файдалану мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә ясаган чыгышыныда.
Көнкүрештә газ ягулыгын арытабан да хәвефсез файдалануны пропагандалау һәм тәэмин итү максатында “Газпромгазраспределение Уфа” җәмгыяте торакларны җылыту сезоны башлану һәм тәмамлану чоры алдыннан а максатчан айлык оештыра. Айлык көнкүрештә газ ягулыгын хәвефсез файдалану кагыйдәләрен халыкка кабат искәртү уңаеннан оештырыла.
Район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, районда газ ягулыгы беренче йортларда 1990 еллар уртасында файдаланыла башлады. Әлеге вакытта 800 якын йортта мичләргә урныштырылган форсункалар ярдәмендә эшләтелгән җылыту системалары файдаланыла. Русиядә һәм республикадагы бәхетсез очракларның күбесендә ис газы белән агулануга шушы шушы системадагы ьылыту корлмалары сәбәпче. Мондый җылыту системаларын үзгәртү бурычы куела.
Белгечләр билгеләвенчә, ткшерүләр барышында газ корылмаларын файдалану барышында вентиляция аксый. Вентиляция юлын чүпрәк белән томалап кую очраклары да бар икән. Шулай ук куллану вакыты чыккан газ җылыткычы ћәм плитәсен куллану очраклары бар икән. Газ плитәсе завод билгеләгән вакытка ярашлы, 12 ел файдаланыла. Җылыткыч казанның “гомере” 12-14 ел. Бу вакыт үткәч алар хәвефлегә әйләнә. Димәк, хәвефсезлек тәэмин итү максатында, өр-яңага биргесез торышта булуларына карамастан, аларны алыштытырга кирәк.
Мондый корылмалар файдаланылуы ачыкланган очракта, белгечләр 40 көн эчендә газ плитәсен яки җылыткыч казанын алыштыру турында йорт хуҗасына күрсәтмә бирә. Күрсәтмә биргәннән соң таләп үтәлми икән, кимчелекне төзәтү өчен тагын 20 көн вакыт бирелә. Бу очракта да кимчелек бетерлми икән, кулланучыга газ бирүне туктаталар. Кем әйтмешли, газ яхшы. Тик ул хәвефсез булырга тиеш.
Киңәшмәдә күпфатирлы йортларда да төтен чыгару ћәм вентиляция каналлары төзек булырга тиешлегенә, тикшерү үткәрелеп тиешле формадагы акт төзелгәннән соң гына газ корылмаларын файдалануга рөхст бирелүе турында әйтелде.
Читайте нас: