Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 февраль 2019, 16:24

Балтачта хәвеф-хәтәрне профилактикалау рейдлары үтә

Балтачта газ корылмаларын, электр корылмаларын хәвефсез куллануны тәэмин итү максатында, белгечләр йорт саен профилактик рейдлар, фатир хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрә.

Бәла-казаны беркем дә теләми. Ләкин дөнья булгач, төрле хәлләр була. Янгыннар, кызганычка каршы, корбаннар да китерә. Боларга дәлил китерү өчен Магнитогорск шәһәрендәге, Ростов өлкәсендәге соңгы вакыйгаларны гына да искә алу җитә.

Фаҗигаләрнең күбесендә кешененең үз ваемсызлыгы гаепле. Профилактик чаралар күрү максатында, районнынң янгынга каршы тору хезмәте, газ, электр хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлеге хакимияте вәкиле катнашлыгында урыннарда йорт саен рейдлар да оештырыла. Белгечләр, беренче чиратта, ялгызы яшәгән өлкән кешеләр, инвалидлар, кимчелекләре булган гаиләләр гомер иткән йортларда хәл шартлар белән таныша. Ул гына түгел, йортларда куллану вакыты чыккан газ корылмаларының исәбе “Газпромгазораспределение Уфа”җәмгыятенең Балтач бүлекчәсендә алып барыла. Ә озак еллар файдаланылган корылмалар фаҗига очракларына сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да рейдлар барышында андый корылмалар кулланылган йортлар да игътибардан читтә калмый.
—Рейдлар, кимендә, елга бер тапкыр оештырыла. Быелгы рейдны район үзәгендәге күп фатирлы йортлардан башлап җибәрергә булдык,-- ди Яңавыл районара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Булат Хәсәнов, рейдның максатлары белән таныштырып.
Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, кимчелекләр бар. Мәсәлән, бер фатирда хуҗаның үз белдеге белән урнаштырылган газ плитәсенә тап булдык. Плитә газ хуҗалыгында рәсмиләштерелмәгән. Ә андый корылманы кулланырга рөхсәт ителми.
Электр үткәргечләр кимчелекләр белән файдаланылган фатирлар да бар. Бер фатирда үткәргечләр бүлгеч тартмасыз гына тоташтырылган. Салынып торган үткәргечләр дә күрергә туры килде. Ишек “яңагы”на беркетелгән электр үткәргечен дә күрдек. Ишекне япкан саен андый үткәргеч изелә. Тышчасы тузды исә, кыска ялганышны көт тә тор. Гомумән, тузган электр үткәргечләрен файдалану очрагы да бар.

Газ плитәсен куллануда хәвефсезлек кагыйдәләрен исәпкә алмаучылар да юк түгел. Плитәгә терәлеп торган шүрлек, эленеп торган чүпрәк әйберләр, куна тактасы—барысы да, көтмәгәндә, янгын очрагына сәбәпче булырга мөмкин.
Газ корылмаларын, электр үткәргечәләрен куллануда кимчелекләр булган фатир хуҗалары белән белгечләр әңгәмәләр үткәрде. Кимчелекләрне бер ай эчендә бетерергә кушып, аларга язма күрсәтмәләр бирделәр. Шулай булгач тикшерүләр кабат үтәчәк. Рейд фронтында белгечләргә эш күп әле.








Читайте нас: