Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 гыйнвар 2019, 11:55

Янгыннар баш калкытмасын, гомерләрне өзмәсен!

Шушы көннәрдә генә Башкортстанда ике янгын теркәлеп, 4 кешене корбан итте, шулар арасында кече яшьтәге ике бала.

Шушы көннәрдә генә Башкортстанда ике янгын теркәлеп, 4 кешене корбан итте, шулар арасында кече яшьтәге ике бала.
Һәлакәтләр Иглин районының Октябрьское һәм Учалы районының Первомайка авылларында теркәлде. Иглин районындагы бәхетсезлек очрагында янгынны сүндерүдә 38 яшьлек хатын-кызның һәм 2013, 2017 елларда туган ике кыз баланың гәүдәләре табылды. Икенче очракта 2017 елда туган сабыйның гомере өзелде.
Ике очракта да янгынга китергән сәбәпләр аныклана. 2018 елда республикада янгыннарда 10 бала һәлак булды. Балаларны корбан иткән янгыннарга китергән төп сәбәпләр:
Ул белән саксыз эш итү.
Бала-чаганың ут белән мавыгуы.
Электр җиһазларының һәм мичләрнең төзек булмавы.
Хөрмәтле ата-аналар!
Бервакытта да балаларыгызның ялгызларын гына өйдә, квартирада „5 минутка бикләп” ялгызларын гына калдырмагыз! Шырпы, кабызгыч, тиз кабынып китүчән һәм янучан сыекчалар, шулай ук дарулар һәм көнкүреш химиясен балалар кулы җитмәслек урында саклагыз. Балагызга газ һәм электр приборлары белән үзаллы эш итәргә, мич ягарга рөхсәт итмәгез.
Янгын баш калкыткан очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген балагызга аңлатыгыз. Янгын очрагында шкаф артына, карават астына качарга ярамаганлыгын кат-кат төшендерегез. Чөнки бу аларны коткаруны катлауландыра.
Истә тотыгыз! Балаларның хәвефсезлеге — ата-аналар эше! Һәр бала үзенең яшәгән адресын белергә тиеш! Балалар белән ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерларын ятлагыз.
Хәтергә төшереп үтәбез: янгын килеп чыга калса, „01” номерына шалтыратыгыз, кесә телефоныннан „101” санын җыегыз.
Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге инспкекторы, эчке хәзмәт подполковнигы.
Читайте нас: