Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 гыйнвар 2019, 13:29

Янгын сүндергеч кулланып гомерне һәм мөлкәтне коткарып була

Янгыннан саклануның бу чарасы ут чыганагын сәндерүдә беренчел чараларның берсе. Янгын сүндергеч ялкынга тиз арада таралу мөмкинлеген чикли һәм аны сүндерүгә булышлык итә.

Янгыннан саклануның бу чарасы ут чыганагын сәндерүдә беренчел чараларның берсе. Янгын сүндергеч ялкынга тиз арада таралу мөмкинлеген чикли һәм аны сүндерүгә булышлык итә.
Аны ничек кулланырга, бу әйбер белән ничек эш итәргә кирәклеген һәр кеше белергә тиеш. Янгынның башлангыч стадиясендә сүндерүчеләр килгәнче янгын сүндергечне кулланып гомерне һәм милекне саклап калырга була.
Янгын сүндергечнең авырлыгы аны гаиләдәге барлык әгъзалар кулланырлык булырга тиеш. Бу җайланманың түбәндәге төрләре бар:
Күбекле. Янучан сыекчалар (бензин, май, лак, буяу) һәм 1 квадрат метрдан зур булмаган мәйданда каты материаллардан торган янгын чыганагын сүндерүдә кулланыла. Бу янгын сүндергечне югары көчәнештәге ток астындагы җайланмаларга капкан ялкынны сүндерүдә кулланып булмый.
Порошоклы. Тиз кабынып китүчән һәм янучан сыекчалар, лаклар, буяу, пластмассага капкан ут телләрен, шулай ук 1000 вольтка кадәр көчәнештәге аэлектр җайланмаларындагы янгынны сүндерүдә нәтиҗәле.
Углекислоталы. Төрле матдәләрне һәм материалларны, югары көчәнештәге ток астындагы җайланмаларга, теләсә нинди сыекчага капкан ялкынны сүндерүдә уңышлы нәтиҗә бирә. Бу төр янгын сүндергечләр архивларда, сәнгать әсәрләре сакланган урыннардагы янгыннарны сүндерүдә тиңсез куллану таба.
Янгын сүндергечне ничек кулланырга?
*Пломбаны өзегез, чеканы тартып алыгыз, раструбны янгын чыганагына юнәлтегез һәм сүндерә башлагыз.
*Янгын сүндергечне вертикаль хәлдә тотарга киңәш ителә.
*Янгын сүндергеч җылыткыч приборлардан һәм турыга төшкән кояш нурларыннан еракта, уртача температурада, балалар кулы җитмәслек урында сакланырга тиеш.
Һәр өйдә һәм офиста янгын сүндергечне булдыру шарт. Алар янгын телләренең таралу кункынычын киметә. Яныгн сүндерү средствосын сатып алганда аны куллану инструкциясен игътибар белән өйрәнегез. Куллану срогы чыккан янгын сүндергечләр файдаланмагыз!
Янгын баш калкытканда кичекмәстән “01” телефоны буенча янгыннан саклау хезмәтен чакырыгыз. Кесә телефоныннан “101” санын җыегыз.
Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.
Читайте нас: