Православие динен тотучыларның гореф-гадәт буенча килгән чара — Хач ману (крещение) йолаларын үтәгәндә берничә хәвефсезлек чарасын истә тотарга чакырабыз.
*Суда йөзүне суга керү җайланмасы эшләнгән, махсус җиһазланган, авария-коткару формированиеләре хезмәткәрләренең кизү торуы тәэмин ителгән урыннарда гына үтәргә кирәк;
*эчкән хәлдә коенуга юл куймаска;
*бәкегә төшәр алдыннан йөгереп, тәнне яздырып җылынып алырга кирәк;
*бәкегә уңайлы, таймый торган һәм җиңел салына торган аяк киемендә килегез. Шулай эшләгәндә аякларның тою хисе югалмас. Акрын атлагыз. Юл тайгак булырга мөмкин;
*суга, башны юешләтми, муенга кадәр генә керергә кирәк. Бу очракта баш миендәге тамырлар кысылмаячак. Бәкегә беркайчан да чуммагыз. Баш белән суга сикерү хәвефле, чөнки бу очрак температураны югалтуга китерә һәм салкыннан шок булуы мөмкин;
*суга кергәндә тизрәк үзегезгә кирәк тирәнлеккә җитәргә тырышыгыз, йөзмәгез. Салкын су нормаль тын алуга китеререгә мөмкин икәнлеге турында онытмагыз;
*организм гомум өшемәсен өчен бәкедә бер минуттан артык торырга ярамый;
*әгәр дә сезнең белән бала да бар икән, аны караучысыз калдырмагыз, өлкәннәрдән башка коенуына юл куймагыз;
*чыкканда терәүләргә тотынмагыз. Вертикаль хәлдә чыгу да авыр һәм хәвефле. Ычкынып, боз астына китү куркынычы зур. Страховка һәм бер-береңә ярдәм итү кирәк. Судан чыккач, үзегезне һәм балагызны калын тастымал белән сөртегез һәм коры киемнәр киегез;
*иммунитетны күтәрү һәм өшүне булдырмас өчен кайнар чәй (иң яхшысы җиләк – җимештән) эчәргә кирәк.
Бәкесгә тик әзерлекле кешеләр генә чума ала.
Истә тотыгыз: диабет, йөрәк-тамыр авырулары, кискен бронхит, пневмония, астма, сидек юллары, бөер авыруларыннан интеккән кешеләргә бозлы суга керү тыела.
Түбән температуралы суда булу сәламәт кеше өчен дә көчле стресс. Ә инде кеше хәлсезрәк тә булса, өч-дүрт көннән соң бик кыйммәт түләргә туры килмәгәе. Кискен авырулардан җәфа чиккән кешеләргә өшү инсульт, гипертоник криз һәм гомер өчен хәвефле башка хәлләргә китерергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәл килеп туганда „01” телефонына шалтыратыгыз (кесә телефоныннан — „101”).
Булат ХӘСӘНОВ, янгын хәвефсезлеге күзәтчелеге дәүләт инспекторы.