Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 декабрь 2018, 22:09
Башкортстанда биш елда 53 янгында 85 (!) сабыйның гомере өзелгән...
Бу аянычлы саннарны безгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының профилактика эше буенча төп идарәлегенә караган күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең Яңавыл районара бүлеге белгечләре хәбәр итте.
Бу аянычлы саннарны безгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының профилактика эше буенча төп идарәлегенә караган күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең Яңавыл районара бүлеге белгечләре хәбәр итте.
Аерам алып карасак, 79 сабый торак йортта, 2 бала — вакытлыча төзелгән корылмада, 2 бала бакча өендә баш калкыткан янгында һәлак булган.
Аяныч статистиканың сәбәпләре нидә соң?
Бу сорау белән югарыда телгә алынган бүлекчәнең Балтач районындагы янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Булат Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
—Беренче урында ут белән саксыз эш итү тора. 34 баланың гомере өзелүгә китергән сәбәп бу. Аннан кала (31 бала) электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, 15 яшь гомер бала – чаганың ут белән шаяруы нәтиҗәсендә янгын корбаны булды.
—Безнең райондагы соңгы биш елгы статистикага әйләнеп кайтсак, саннар “ни сөйли”?
—Балтач районында соңгы 5 елда блалар үлеменә китергән өч янгын теркәлде. Сәйтәк авыл җирлегендә теркәлгән янгында бер бала һәлак булды, Иске Балтач авыл җирлегендәге янгында өч сабыйның гомере өзелде, Тушкыр авыл җирлегендәге аянычлы хәл бер сабыйны корбан итте... Бәхетсезлек очракларын анализлау аларга китергән сәбәпләрнең югарыда телгә алынган җитешсезлекләргә бәйле булуын күрсәтте.
–Халыкка нинди формаларда аңлару эшләре алып барыла?
—Матбугат басмалары аша профилактик эш алып барабыз. Халык җыеннарында әңгәмәләр үткәрәбез. Рейдлар оештырабыз. Проблемалы гаиләләргә аерым рейдлар белән чыгабыз. Кискен проблемалар район Хакимиятенең даими комиссия утырышларында карала. Соңгы арада район Хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары район җирлегендәге авылларда яшәгән социаль хәвефле хәлдә көн күргән гаиләләрдә булып хәл-торыш белән кабат танышты. Балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләнгән, аз тәэмин ителгән, күп балалы, көнкүреш шартлары канәгатьләнерлек булмаган, беренче чиратта төзек булмаган мичләр ягып җылытылган, электрүткәргечләр файдаланылган гаиләләрдәге җитешсезлекләрне бетергәнче сабыйлар вакытлыча Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр социаль приютына урнаштырылды.
Ата-аналарга кабат мөрәҗәгать итәсе килә: алда торган озайлы каникул көннәрендә балаларыгыз гомеренә битараф булмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотыг
ыз!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде