Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 ноябрь 2018, 13:11

Җәяүлелеәр юлларда һәлак булмасын, дип искәртә Балтач инспекторлары

Теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрен анализлаудан күренүенчә, бәхетсезлек очракларының күпчелеге автотранспортның җәяүлеләрне бәрдерүенә туры килә. Моның сәбәпләре күп, әмма арада төп сәбәп аларның үз бурычларын үтәмәүгә һәм юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен белмәүләренә яки бозуларына кайтып кала.

Теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрен анализлаудан күренүенчә, бәхетсезлек очракларының күпчелеге автотранспортның җәяүлеләрне бәрдерүенә туры килә. Моның сәбәпләре күп, әмма арада төп сәбәп аларның үз бурычларын үтәмәүгә һәм юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен белмәүләренә яки бозуларына кайтып кала.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәгәндә җәяүлеләр тротуарлардан, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен билгеләнгән урыннардан, алар булмаганда транспорт средствосы белән контакт булмаган җирдән — юл кырыеннан атларга тиешләр. Әмма тротуарның автомашиналар йөри торган өлешкә якын кырыеннан атларга ярамый. Җәяүле, көтмәгәндә, машиналар хәрәкәтләнгән өлештә калырга һәм бәхетсезлек очрагына дучар булырга мөмкин. Нәкъ монда тротуар янәшәсеннән хәрәкәтләнгән тагылмалы транспорт чараларының җәяүлене бәрдереп китү ихтималы зур. Чөнки манёвр ясаганда тагылманың тайпылуы 1,5 метрга җитәргә мөмкин.
Юлның машиналар йөри торган өлешен җәяүлеләр үзләре өчен билгеләнгән махсус урыннан кисеп чыгарга тиешләр. Андый урыннар булмаган очракта тротуар һәм юл читеннән атлау ышанычлы. Тик бу очракта да машиналар үтә торган өлешнең хәвефсезлегенә ышанырга кирәк.
Машиналар йөри торган өлешне кисеп чыкканда җәяүле транспорт средстволарының юклыгына ышанырга яки якынлашкан автомашиналарга араның, аларның тизлеген дөрес чамаларга тиеш. Шәһәр читендәге юлларда транспорт чаралары белән — 150—200 метр, торак пунктлар эчендә 100—150 метр ара хәвефсез дип билгеләнә.
Машиналар йөргән өлешне тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә кисеп чыгу аеруча хәвефле. Ни өчен, дигәндә, җәяүле фаралары кабызылган автомобильне күрә, ә водиеть аны исәпләмәскә мөмкин. Үзенең яхшылап күренүен тәэмин итү өчен җәяүлегә киемен яктылык кайтаргыч элементлар белән билгеләргә киңәш ителә.
Районның юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен ҺӘРВАКЫТ үтәргә чакыра!
Рада ЗАРИПОВА, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, лейтенант.
Читайте нас: