Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 октябрь 2018, 19:16

Балтач районында Газ ягулыгын хәвефсез файдалану айлыгы бара

Бүген Балтачта, газ ягулыгын хәвефсез файдалану айлыгы планына ярашлы, киңәшмә үтте.

—Табигый газ белән файдалану барышында хәвефсезлепк кагыйдәләрен үтҗәмәү нәтиҗә сендә агымдагы елда Русиядә 17 кеше һәлак булган. Башкортстанда чиктән тыш хәлләргә китергән очраклар юк. Ләкин газ корылмаларын файдалану барышында кимчелекләр очрый,— диде “Газпромраспределение Уфа” җәмгыяте Бөре филиалының баш инңенеры Валерий Байгазов Балтачта газ ягулыгын хәвефсез файдалану мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә ясаган чыгышыныда.
Көнкүрештә газ ягулыгын арытабан да хәвефсез файдалануны пропагандалау һәм тәэмин итү максатында “Газпромгазраспределение Уфа” җәмгыяте яз һәм көз айларында максатчан айлык оештыра. Республикада газ ягулыгын хәвефсез файдалануны пропагандалау айлыгы 1 октябрь көнендә башланды. Айлык торакларны җылыту сезоны башланган һәм тәмамланган мәлне көнкүрештә газ ягулыгын хәвефсез файдалану кагыйдәләрен халыкка кабат искәртү уңаеннан оештырыла.
—Безнең районда бу яклап һәр авыл җирлегендә профилактик төркемнәр оештырылган. Алар уңышсыз гаиләләр яшәгән йортларда тикшерү, аңлату эшләре алып баралар,— район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин, айлык планга ярашлы баруын билгеләп
Белгечләр билгеләвенчә, ткшерүләр барышында газ корылмаларын файдалану барышында вентиляция аксый. Вентиляция юлын чүпрәк белән томалап кую очраклары да бар икән. Авылларда мичләргә урнаштырылган газ корылмаларын файдалану әле булса юл куела. Күп өчакта мич өйдәгеләр җылы саклыйбыз дип мич эшермәсен(задвижка) ябалар һәм ис газы белән тагуланалар. Шулай ук куллану вакыты чыккан газ җылыткычы һәм плитәсен куллану очраклары бар икән. Газ плитәсе завод билгеләгән вакытка ярашлы, 12 ел файдаланыла. Җылыткыч казанның “гомере” 12-14 ел. Бу вакыт үткәч алар хәвефлегә әйләнә. Димәк, хәвефсезлек тәэмин итү максатында, өр-яңага биргесез торышта булуларына карамастан, аларны алыштытырга кирәк. Өйдә йорт хуҗасының газ корылмаларын үз белдеге белән урнаштыру очраклары да юк түгел икән. Күңелсез хәл килеп чыга икән, мондый чакта газ корылмасын үз белдеге белән урнаштырган кешегә җинаять эше кузгатыла.
Киңәшмәдә газ ягулыгын куллану белән бәйле оешмалар җитәкчеләре, „Газпромраспределение Уфа” җәмгыяте Бөре филиалының кадрлар әзерләү һәм газдан хәвефсез файдалануны пропагандалу буенча җаваплы белгече Рафаэль Бигаев катнашты.
Читайте нас: