Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 октябрь 2018, 14:18

Борай урамнарына төлкеләр ияләшкән

Борайда 3 октябрь көнне хәвеф белән янаган хайваннарны аулау өчен билгеләнгән махсус хезмәт вәкилләре авыл урамында йөргән ике төлкене, йокыга талдырып, тотып тикшерү үткәргән.

Ай башы белән Борай авылы урамнарында төлкеләр күренү очраклары ешайды, дип яза „Алга” гәзите сайты.
3 октябрь көнне хәвеф белән янаган хайваннарны аулау өчен билгеләнгән махсус хезмәт вәкилләре авыл урамында йөргән ике төлкене йокыга талдырган. Ветеринария белгечләре тикшерү үткәргәннән соң җәнлекләр котыру чирле түгел икәнлеге ачыкланган һәм алар урманга җибәрелгән
Күрше район үзәге урамнарда әле дә төлкеләр йөргәнен күрүчеләр бар икән. Аларының да чирле түгеллегенә бер төрле дә гарантия юк. Сак булыгыз, балаларны өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөртмәскә тырышыгыз, дип яза чыганак.
Читайте нас: