Балаларның юллардагы хәвефсезлеге нәрсәдән башлана? Әлбәттә, юлда килеп туган хәлләрдә вакытында һәм дөрес ориентир тота белү, юлда тәртипле булуның кирәклеген тәрбияләүдән, сакчыл һәм игътибарлы булудан.
Шәхси үрнәк — баланы өйрәтүнең иң аңлаешлы формасы. Хәтердә тотыгыз: әгәр дә үзегез Юл кагыйдәләрен бозасыз икән, балагыз да шулай ук эшләячәк!
Бала белән юлны аша кисеп чыкканда игътибарлы булыгыз. Аны кулыгыздан ычкындырмагыз. Балалар белән сөйләшегез. Уен формасы — укыту, өйрәтүнең иң яхшы формасы. Светофор турында шигырь ятлагыз, юлны аша кисеп чыкканда аны балага сөйләгез.
Экономияләргә кирәкми. Баланың юлдагы хәвефсезлеге — иң кыйммәте. Яхшы автокресло — сабыйның өстәмә хәвефсезлек чыганагы. Йорт — хәвефле урын. Урамга йөгереп чыгып, балалар як-якларына борылып карамыйлар һәм үзләрен бәла сагалавын көтмиләр. Балагызга үз-үзеңне дөрес тоту тәртибен аңлатыгыз. Истә тотыгыз: балалар өчен юллардагы хәвефсезлек кагыйдәләре күптән язылган. Иренмәгез, аларны даими кабатлагыз, шул чагында ялгызларын гына урамга, мәктәпкә чыгарып җибәрү куркыныч булмас.
Рада ЗАРИПОВА, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы, полиция лейтенанты.