Балтач таңнары
-28 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 июль 2018, 14:02
Иске Балтач авылының ПМК ихатасындагы Сосновский балтырганы юк ителде
Сайтыбызда Иске Балтач авылының чикләнгән җаваплылыктагы “ПМК Строитель” җәмгыяте ихатасында Сосновский балтырганы үсүе, моның белән белгечләр кызыксынуы турында хәбәр иткән идек.
Сайтыбызда Иске Балтач авылының чикләнгән җаваплылыктагы “ПМК Строитель” җәмгыяте ихатасында Сосновский балтырганы үсүе, моның белән белгечләр кызыксынуы турында хәбәр иткән идек.
Җәмгыять директоры Айдар Әгъзамов, урыслар әйтмешли, хәлгә карата шундук дөрес реагировать итте.
—Кичә, 25 июль көнне, ихатада агулы үсемлек үсүе турында хәбәрне алгач, кичен егетләр белән барып үсемлек сабакларын чабуны оештырдык. Сабаклар сусыл, шундук яндырып булмау сәбәпле, ике көн кипкәнен көтү дөрес булыр дип уйлаштык. Шимбә көнне анысын да оештырачакбыз. Ә сабагы киселгән урыннардан үсемлекнең тамырына уксус кислотасы сиптек. (Монысын белгечләр киңәш итте). Бу үсемлекнең агулы икәнен белгән булсак, без аны күптән юк иткән булыр идек, — диде Айдар Рафаэль улы.
Иң мөһиме, агулы үсемлекнең арытабан таралуына юл куелмады. Районда яшәүчеләр, кайткан кунаклар, табигатькә чыкканда шушы үсемлеккә юлыккан очракта аны юк итү чарасын күрсеннәр иде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?