Балтач таңнары
-20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 июль 2018, 15:21

Балтачта Сосновский балтырганы үскән урын белән белгечләр кызксынды

Элекке ПМК ихатасында Соновский балтырганы үскән урын белән бүген белгечләр кызыксынды.

Элекке ПМК ихатасында Соновский балтырганы үсүе тутында сайтыбызда бәян иткән идек. Бүген биредәге хәл белән белгечләр кызыксынды.


Башкортстан референт үзәге Балтач филиалы начальнигы Рәүзәнә Хәмәтнурова карантин үсемлек үскән урынны карады. Элекке предприятие ихатасында бүген утыздан артык балтырган үсеп утырганын күрергә мөмкин.


Исегезгә төшерәбез, Сосновский балтырганы агулы үсемлек. Кеше тәненә тигән очракта ул аллергик реакциягә китерә. Моңардан кече яшьтәге баланың гомере өзелергә дә ихтимал, хәтта!


Элекке предприятие җирлегенең бүген хуҗасы бар. Аңа, саклык чаралары күреп, Сосновский балтырганы чыганагын юк итәргә кушылды.


Мөгаен, Сосновский балтырганы орлыгы предприятие ихатасына төзелеш материалларына ияреп кайткан булгандыр.