Балтач таңнары
+13 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Хәвефсезлек
24 Июля 2018, 09:17
Балтач җирлегендә Сосновский балтырганы үсә
Элек Пермь крае җирлегендә Сосновский балтырганы күпләп үскәнгә гаҗәпләнә идек. Соңгы карантин үсемлек булып исәпләнгән балтырганның бу төре безнең якларда да күренә башлады.
Элек Пермь крае җирлегендә Сосновский балтырганы күпләп үскәнгә гаҗәпләнә идек. Соңгы елларда карантин үсемлек булып исәпләнгән балтырганның бу төре безнең якларда да күренә башлады.
Мәсәлән, бүген Янтимердән бер ир-егет редакциягә шалтыратты.
—Игътибар иткәнегез бармы, элекке ПМК ихатасында Сосновский балтырганы үсә. Моннан берничә ел элек биредә бер сабак утырса. Соңгы елларда ул үрчеде. Хәзер анда дүрт биш сабак утырганын күрергә мөмкин. Минемчә, аны әлеге вакытта юк итү җиңелрәк. Тирә-якка таралса, авыр булачак бит,—дип проблема күтәрде ул. .
Дөрес фикер. Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, агулы үсемлек аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
Бу үләннең кеше организмына никадәр куркыныч икәнлеген кмйберәүләр күз алдына да китермидер, мөгаен. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч.
Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә. Тамырлары яткан тирәнлек тә берничә метрдан арта, диләр.
Балтырганга каршы көрәш шактый чыгымнар таләп итә. Бер тапкыр чара күрү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"