Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 июль 2018, 18:18

Күрше республиканың биш районы җирлегендә кош-кортларда грипп ачыкланган

Татарстанның биш районында кош гриппы вирусы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән.

Татарстанның биш районында, кош гриппы вирусы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән. Карантин, гадәттә, соңгы авыру кош-корт юк ителгәннән алып, 21 көнгә кертелә.
Кош гриппы – тиз йогышлы көчле авыру. Авыруны башлыча күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош гриппының кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә. Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган – 70 градустан югарырак температура кош гриппы вирусы үлә.
Йорт кошлары кыргый кошлар белән контактка кермәслек булсын өчен шартлар тудырырга.


Үлгән кош-кортларның калдыкларын йорт кошларына ашатмаска.


Чи итне әзер ризык белән янәшә сакламаска.


Чи итне эшкәртү өчен кулланыла торган куна такталарын, пычакларны әзер ризык эшкәртү өчен кулланмаска.


Ризык әзерләр алдыннан, чи йомыркаларны 0,5 процент кальцийлы сода эремәсе яисә башка төрле дезинфекция чаралары белән эшкәртергә, соңыннан биш минут дәвамында агып торган салкын суда юарга һәм чиста савытка куярга.


Чи һәм чиле-пешле йомырканы аерым да, ризык составында да ашамаска.


Чи ит һәм йомырка белән эш иткәннән соң, кулларны һәм ризык әзерләүдә кулланылган савыт-сабаны сабын яисә махсус сыеклык белән юарга.


Эчәр өчен шешәле яисә кайнаган су гына кулланырга.

Кош-корт итен һәм йомырканы бары тик рөхсәт ителгән урыннардан, ветеринария хезмәтләре биргән документларын тикшергәннән соң гына сатып алырга.

Читайте нас