Хәвефсезлек
29 Июня 2018, 07:00

Күрше районда экологик һәлакәт күзәтелгән

Аскын районы җирлегендә, Төй елгасында балыклар күпләп үлүе күзәтелгән.


Аскын районы җирлегендә урындагы халык Төй елгасында балыклар күпләп үлүенә борчыла.


Экологик һәлакәтнең сәбәпләре әлегә билгесез. Мөгаен, балыклар агуланудан һәлак булгандыр.
Яр буенда су өстенә калкып чыккан үле балыклар видеода ачык күренә. Төйдә никадәр балык үлгәне, суны агулау чыганагы кайда икәнлеге әлегә мәгълүм түгел. Елгадагы барлык төр балык зыян күргән. Үле балыклар арасында чуртаннан алып башка төр балыкларның маймычларына кадәр күрергә мөмкин.
Балыклар тонуына урындагы халыкның хафалануының чиге юк. Бу хәл өчен кем җавап бирәчәк? Төй елгасы буена кармак тотып килүчеләргә бу көннәрдә балык тотмаска киңәш итәләр. Чөнки агылану ихтималы бар.


Читайте нас