Башкортстан кибетләрендә кош гриппы белән зарарланган продукция табылган
Район ветеринария станциясе белгечләре Башкортстан сәүдә нокталарына кош гриппы вирусы белән зарарланган продукция кертелүе турында хәбәр итте.
Район ветеринария станциясе белгечләре Башкортстан сәүдә нокталарына кош гриппы вирусы белән зарарланган продукция кертелүе турында хәбәр итте.
Кибетләрдә „ПензаМолМнвест” җәмгыятеннән һәм Пенза өлкәсе „Васильевская Кошчылык фабрикасы”ннан китерелгән продукциядә А төрендәге кош гриппының Н5 төрчәсе вирусы ачыкланган. Лаборатория тиешерүе нәтиҗәсендә ачыкланган мәгълүматларны Владимир шәһәрендәге махсус лабораториягә җибәргәннәр.
Кош гриппы йорт кошларында чир билгеләрен күрсәтеп тормый гына да үтәргә мөмкин. Ә билгеләр күренгән очракта, мәсәлән тавыклар йомырка салуын туктата, аларның тын юллары зарарлана. Шулай ук ук бу ике билге күзәтелеп трмый, чир капыл рәвештә үтәргә дә мөмкин. Чирле кошларның үзләрен тотышы үзгәрә.Хәрәкәт координациясе югала. Тавыкларның кикирге шешенә карасу төскә керә, „алкалар” күгәрә. 24-72 сәгатьтән соң кош үлә
Кешегә кош гриппы зарарланган кош яки чирләп үлгән кош белән контактта булган очракта йогарга мөмкин. Термик эшкәртүне ныклап үткәрми торып чирле кошларның итен, йомыркасын азык-төлек сыйфатында куллану да куркыныч тудыра.