Хәвефсезлек
20 июнь 2018, 07:05

Балтач районы юлларында «Хәвефсезлек көннәре » бара

Балтач районы юлларында 29 июньгә кадәр „Хәвефсезлек көннәре” ункөнлеге үтәчәк.

Терлек азыгы хәзерләү чорында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмалары күпләп файдаланыла. Шул ук вакытта, аларны хәвефсез файдалану турында онытып җибәрүчеләр бар.
Үзйөрешле машиналарны барышында кимчелекләрне кисәтү максатында, Башкортстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан күзәтү дәүләт инспекциясе начальнигының 14 июньдәге 147 санлы боерыгына ярашлы, 18 июньнән 29 июньгә кадәр республикада һәм районда „Хәвефсезлек көннәре” ункөнлеге үтәчәк.
Тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү күрсәткече түбән авыл җирлекләре аеруча игътибарга алына. Ункөнлек дәвамында рейдлар оештырыла. Кимчелекләр белән файдаланылган үзйөрешле машина һәм тагылма хуҗалары җаваплылыкка тарттырылачак.
Читайте нас