Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 март 2018, 11:56

9-13 апрельдә Сочида үтәчәк IV Бөтенрусия хезмәт хәвефсезлеген саклау атнасының эшлекле программасы расланды

Бу зур чара – бүгеге көнгә хезмәт хәвефсезлеген һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәнбер форум.

Бу зур чара – бүгеге көнгә хезмәт хәвефсезлеген һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәнбер форум.
Ул 10 меңгә якын белгечкә үзара киңәшләшергә мөмкинлек тудыра. Эш урыннарында санлы инновацион технологияләр, заманча җиһазлар һәм эшнең яңа төрләре күбрәк файдаланыла. Нәтиҗәдә, соңгы дистә елда бәхетсез очраклар саны, шул исәптән авыр нәтиҗәгә китергәннәре дә, ике тапкыр кимегән.
Ләкин, бик күп казанышларга ирешүгә карамастан, хезмәт хәвефсезлеген саклау өлкәсен арытабан үстерүгә яңа бурычлар куя. Аерым алып караганда: имгәнүне кисәтүне тәэмин итү, һөнәри авырулар дәрәҗәсен киметү, хезмәткәрләрнең белемен күтәрү һ.б. Эшлекле форум чикләрендә фәнни-гамәли конференцияләр, дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, киңәшмәләр, презентацияләр, лекцияләр, гомумән алганда, 80нән артык чара үткәрү күздә тотыла.
Бөтенрусия хезмәт хәвефсезлеген саклау атнасы Бөтендөнья хезмәт хәвефсезлеген саклау көне алдыннан үтә. Быел ул яшь хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә багышланачак.
Чыганак: “Кызыл таң” гәзите сайты.


Читайте нас: