Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
31 гыйнвар 2018, 17:26

Тормышта террорчылыкка һәм экстремизмга урын булмасын!

Җирнең төрле почмакларында бүген дә локаль сугышлар, дини, территориаль һәм милли бәхәсләргә нигезләнгән хәрби бәрелешләр дәвам итә.

Җирнең төрле почмакларында бүген дә локаль сугышлар, дини, территориаль һәм милли бәхәсләргә нигезләнгән хәрби бәрелешләр дәвам итә.
Тормышка террорчылык, экстремизм дигән явыз күренешләр үтеп керә. Аларның үсеше тотрыклылыкка һәм җәмәгатьчелек хәвефсезлегенә җитди янаганлыгын һәр кеше белә, аңлый. Бу күренешләрдән беребез дә страховкаланмаган. Шуңа күрә алдан саклану чараларын күрергә кирәк.
Район мәдәният сараенда „Террорчылыкка һәм экстремизмга — юк!” дигән темага киңәшмә үтте. Аның эшендә район Хакиямияте башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Ринат Насыйбуллин, муниципаль контроль буенча баш белгеч — район Хакимиятенең террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Кадим Суфиянов, эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Илшат Хәмәтяров катнашты.
Ринат Фидай улы киңәшмәдә катнашкан мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренә бу кире күренешләрне профилактикалау чаралары турында сөйләде. Кадим Гыйлемхан улы террорчылыкның төрләренә тукталып, һәр очракта дөрес эш итәргә кирәклеге турында аңлатты. Илшат Назыйф улы районда террорчылык, экстремизм күренешләренең теркәлмәве безгә тынычланырга сәбәп түгел, һәр җирдә уяу булырга, хәвефле очраклар килеп туганда вакытны сузмый тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәклегенә төшендерде. Әйтик, авылларда төрле әдәби басмалар белән сәүдә итеп, халыкны нинди дә булса агымга әйдәп йөрүчеләр, я булмаса, ниндидер хезмәтләрнең вәкилләре роленә кереп олы яшьтәге гражданнарга ялган хәбәр тарату очраклары булса, кичекмәстән, телефоннан хәбәр итәргә чакырды.
Киңәшмә барышында мәдәният хезмәткәрләре анда катнашучылардан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Читайте нас: